Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Татар халкының милли бәйрәме булган Сабан туена хәтле ерак әле. Кышның салкын көннәрендә кояшлы җәй айлары турында күпләр хыялланадыр. Нәкъ менә алар өчен Төмән шәһәренең Төсле бульварындагы «Улетный каток» шугалак мәйданында «Өлкә татар яшьләре бердәмлеге» яшьләре өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә «Кышкы Сабан туе» оештырдылар.

Тимераякта шуып күңел ачарга Төмән шәһәреннән генә түгел, Шыкча, Явызбы, Түбән Тәүде округы, Тарман авылыннан да килүчеләр булды. Аларны бәйрәм белән котлап хөрмәтле кунаклар - шәһәр Думасы депутаты, полковник Георгий Моратов, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, «Дагыстан якташлыгы» оешмасы рәисе урынбасары Магомед Ажуев белән яшьләр канаты лидеры Локман Гамидов, Халыкара дуслык клубының чит ил студентлары белән эшләү буенча кураторы Юлия Бугорская, «Өлкә татар яшьләре бердәмлеге» оешмасының элекке җитәкчесе Сәет Тусмөхәмәтов чыгыш ясадылар. Алар яшьләр оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итүләренә басым ясап, Россия халыклары бердәмлеге елында төрле милләт вәкилләрен берләштерүче әлеге чараның мөһимлеген, актуальлеген билгеләп, мондый чараларны күбрәк, ешрак уздырырга киңәш иттеләр, яшьләргә иҗтимагый эшләрендә уңышлар теләделәр. Сәет Тусмөхәмәтов үзенең чыгышында «Кышкы Сабан туе» проектын 2012 елда башлап җибәргәч, Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында аның иң яхшы һәм уңышлы проект дип билгеләнгәнен, төмәнлеләр өчен уникаль күренеш булганын белдереп, бу проектны дәвам иткән яшьләргә рәхмәт белдерде. Яшьләр лидеры Исмаил Моратов үзләренең башкарган иҗтимагый эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды, аның әйтүенчә, узган елда алар 70тән артык чарада катнашканнар һәм үзләре дә оештырганнар.
Чараның төп өлешендә яшьләр тимераякта шуучылар өчен Сабантуйның традицион уеннары - кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тартышу, чулмәк вату, татар символларын, бәйрәмнәрен, кием-салымнарын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, ризыкларын белү уеннары оештырдылар. Саф һавада узган уеннарда катнашучылар бүләкләр оттылар, кәеф күтәренкелеге, бәйрәм рухы алдылар. Интерактив уеннарын күңелле уздырырга күренекле гармунчы Ислам Сафин һәм «Йосыф һәм Зөләйха» (җитәкчесе Ислам Сафин) фольклор-уен кораллары ансамбленең дәртле чыгышлары ярдәм итте.
«Өлкә татар яшьләре бердәмлеге» активисты Вера Бикмееваның үзенең «Мәхәббәт» татар бизәнү әйберләре бренды коллекциясен кулланып дефиле уздыруы Сабан туеның үзенчәлеге булды.
Узган чарага нәтиҗә ясап, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина: «Халыкара Дуслык клубына һәм координатор Юлия Бугорскаяга чираттагы уртак проектыбызны тормышка ашырганнары өчен һәм бәйрәмебезнең хөрмәтле кунакларына, һәр катнашучыга рәхмәт белдерәбез. Төмән шәһәре хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте департаментына караган «Улетный каток» җитәкчеләре белән «Кышкы Сабан туе»н уздырып торырга план төзедек. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк - январь аеннан башлап «Өлкә татар яшьләре бердәмлеге» яшьләре шугалакта балалар аниматорлары булып йөриләр. Яшьләр бик активлар, өлкә автономиясе уздырган һәр чарада зур өлеш кертәләр, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләү эшендә теләп катнашалар. Аларга рәхмәтебез чиксез», - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: кышкы Сабантуйда.