Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Тантаналы кичә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән округының Муллаш авылы мәдәният йортында авылның күркәм шәхесләренә багышланган кичә уздырылды. Анда татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил юбилейларына да игътибар бирелде.

Бу чараны ветераннар советы әгъзасы, нәфис сүз остасы - үз вакытында мәктәптә татар телен укыткан Фәнисә Зиннәтуллина оештырды. Күп материаллар туплап, үзе истәлекле хатирәләре белән тулыландырып кичәне алып та барды.

Кичә башында авыл тарихыннан башлап, авыл кешеләре турында мәгълүматлар әйтеп китте. Безнең авылның культура учагын сүндермичә янып эшләгән авыл кешеләре: культура йортын җитәкләгән Тачигали абый Ярмөхәмәтов, Имәгәт абый Уразумбетов, Тимербикә апа Назметдинова, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Ильяс абый Назметдинов спектакльләр һәм концертлар оештыруда бик актив катнашучы булдылар. Алар халыкка эшләгән бу эшләре белән безгә - яшьрәк буынга зур тәрбиви үрнәк иделәр.

9-4-26

Кичә башлану белән мәдәният йорты авыл халкы белән шыгрым тулды. Сәхнәдән кадерле шагыйрьләребезнең шигырьләре, җырлары яңгырады.

Бу авыл халкы белән очрашуны тагын да ямьләндереп ерак җирне якын итеп гармунчыларның осталары да килеп җиткәннәр: Ислам Сафин, Әбүзәр Миңнебаев, шулай ук гармун осталарының укучысы Әмин Бабшанов. «Чимги Тура» уен кораллары ансамблендә катнашучыларны да алкышка күмделәр. Муллашның «Пышны» фольклор ансамбле җырчылары, биючеләре үзләренең парлап (ирле-хатынлы) җырлаган җырлары, көлкеле биюләре, мәзәкләре белән халыкны шатландырдылар. Олы яшьтә булуларына карамастан, Нурзия белән Нариман Хәлиуллиннар, Хәсифә белән Рәшид Мадьяровлар, Әкълимә белән Равис Бабшановлар озак еллар авылда гына түгел, үзләренең талантларын тирә-як авылларга һәм чит төбәкләрдә Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән Сабантуйларда да катнашып тамашачы күңелен яуладылар. Озак кул чабулар туктамады. Без, классташлар-авылдашлар: Мәрьям Назметдинова, Рәчига Садыкова, Мөхәрәмә Арсланова, Зөлфирә Хөсәинова үзебез белгән җырларыбызны, шигырьләребезне халыкка җиткердек.

Кичәдән соң, татар җыр-моңына сусаган тамашачылар үзләре чыгыш ясадылар. Мәгъзәнур апа Сабирова: «Бик күңелләр күтәрелде, бик тә дөрес эшләгәнмен бу кичәгә килеп, шундый очрашулар ешрак булса шат булыр идек», - дип теләсә, ветеран-укытучы Фәрхия Назметдинова: «Бу авылда эшләп, яшәп мин Муллаш авылы халкының бердәмлеген, тырышлыгын, кешелеклелеген күреп нык куандым», - дип хисләрен белдерде.

Кичә тәмамланса да, халык өенә ашыкмады. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: биеделәр, җырлап та алдылар. Барысының да бу кичә күңеленә хуш килде.

Кичәне уздыруда зур өлеш керткән ветераннар советы председателе Хәшүрә Уразаева, ветеран укытучы Гөлчәрә Назметдиновага, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Мөхәрәмә АРСЛАНОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836