Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) студентлар һәм яшьләр оешмалары лидерларының XXI масштаблы халыкара форумы узды. Аның кысаларында IV Бөтенроссия старосталар слеты да булды, анда төбәгебез вәкиле - Төмән медицина университетының 2 курс студенты һәм Төмән өлкәсе буенча студентлар берләшмәләре ассоциациясе (АСО) лидерларының берсе Диана Худиева иде.
Форумда нәрсәләр булды? Диана университет һәм илнең башка югары уку йортлары студентлар берләшмәләре лидерлары катнашында яшьләр үзидарәсен үстерү буенча конференциясендә, МДУны тәмамлаучылар белән эшлекле очрашуларда, идарә итү компетенцияләре һәм конфликтология буенча тренингларда, старостатлар ярминкәсендә, «Халык бердәмлеге: яшьләрнең һәм проект инициативаларының роле» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Ул башка регионнардагы хезмәттәшләре белән танышып, фикерләр алышкан. МДУ бинасы һәм аның атмосферасы бик ошаган.

«Форум программасы яхшы уйланылган иде, шуңа күрә башка югары уку йортлары вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаша алдык.
Форум студентлар көнен һәм МДУның 271 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде, без ректор Виктор Садовничий белән тантаналы утырышта һәм бәйрәм концертында булып, уникаль атмосферага чуму бәхетенә ирештек», - дип сөйләде Диана.
Шунысы куандыра, безнең төбәк вәкилләре бөтенроссия дәрәҗәсендәге мондый вакыйгаларда катнаша. Һәм, әлбәттә, Диана бу белемнәрне һәм тәҗрибәне безнең төбәк студентлары белән дә уртаклашыр, алар да үз эшләрендә кулланып, үсешкә ирешәчәк, планнарын тормышка ашыра алачак.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.