Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең «Ян гөл» ансамбле Сургут шәһәрендә узган «Талантлар йолдызлыгы Олимпы» халыкара бәйгесендә катнашып, дүрт җиңү дипломы белән бүләкләнеп кайтты. Дүрт беренче урын дипломнарына лаеклы булган «Ян гөл» - яшь ансамбль. Шуңа карамастан, аның нәтиҗәләре шатланып сөйләрлек. «Сәләтләр йолдызлыгы» халыкара бәйгесендә алар «Озату», «Мәтрүшкәләр» җырларын башкарып, ике беренче дәрәҗәле Лауреат дипломнарына лаек булдылар. Регионара «Йолдызлар юлы» бәйгесендә тагын ике беренче дәрәҗәле Лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Талантлар фестивале вокалистларны җыйды, аларның чыгышларына танылган музыкантлар һәм абруйлы жюри әгъзалары бәя бирделәр. Биредә талантлы катнашучылар чыгыш ясадылар. Аларны тыңлап, тәҗрибә уртаклашырга да мөмкинлек бар иде. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын тыңлап, халыкара һәм округ составы жюри әгъзалары бәя биргән. Сәнгатьне чыннан да аңлаган, тәҗрибәле жюри әгъзаларының фикерләре һөнәри үсешкә яңа бер этәргеч була. Һәр артист кешегә, һәр ансамбльгә үз казанышларын ачарга, рәсми рәвештә расларга бәйгеләрдә катнашу ярдәм итә.

Ансамбльнең җитәкчесе Зөфәр Янгулов Рәхмәт хаты һәм «Иң яхшы укытучы» Мактау дипломы белән дә бүләкләнә. «Ян гөл» ансамбле башкаруында җырлар бик матур яңгырый. Ансамбль яшь булса да, аларны тамашачылар яратып тыңлыйлар. Тубыл шәһәрендә «Ян гөл»нең үз тамашачысы да бар. Бәйгедә катнашучылар: Зөфәр Янгулов, Октябрист Мәчитов, Дилия Ишимцева, Луиза Ибраһимова, Зарина Кәримованы себер-татар мәдәният үзәге коллективы да чын күңелдән котладылар.
Ансамбль җитәкчесе Зөфәр Янгулов: «Бәйгедә катнашып җиңү алу җиңел бирелми. Бу - зур хезмәт. Тубыл шәһәре артистлары лаеклы чыгыш ясадылар. Әле дә алган тәэсирләр белән хозурланабыз, горурланабыз. Уңышлар җырчыларыбызга иҗади эшебезне дәвам итәргә илһам бирсен», - диде.
«Ян гөл» ансамбленә бер ел гына булса да, алар Тубыл шәһәрендә һәм өлкә күләмендә узган «Халык сәнгате» бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар да алдылар. Концертларның да матур бизәге буларак, ансамбль шәһәр күләмендә лаеклы популярлык казанды. Актив иҗади эшчәнлекләре өчен тамашачыларның мәхәббәтен яулаган «Ян гөл» ансамбленең уңышлары дәвамлы булсын.
Римма УМИТБАЕВА.