#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Шул бер-ике сүз тиражны арттырачак”

последние и лучшие новости искусства в мире

14-1Төмән өлкәсендәге бердәнбер татар газетасы - «Яңарыш»ның 30 еллык юбилее биек таулар артында түгел, ул бик якын. Озакламый мөбарәк булган Рамазан шәриф ае якынлаша, соңында Ураза гаете, аннары Сабан туйлары башлана. Ә инде 31 июль көнне мөселман календаре буенча Корбан бәйрәмебез булачак, Ин ша Аллаһ. Газетага күпләр язылырга оныта, һәркемнең үз мәшәкате, бу билгеле хәл.

Газетаның юбилеена нинди әзерлек белән, нинди бүләк белән киләбез дигән сорау туа. Хәтерләп карагыз, хөрмәтле милләттәшләр, якташлар, берничә ел элек газетаның тиражы 3000 иде. Хәзер газетаны алучылар саны 2600гә төште. Соңгы көннәрдә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 100 данә яздырган дип әйттеләр, онытучылар да уяндылар - хәзер газетаның күләме 2800гә җиткән. Әлбәттә, бер хәтле үсеш, хәрәкәт булды, Әлһәмдүлилләһ.

Үзебезнең тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашырга кирәк дип әйтер идем. Халкыбыз арасында төрле җыелышлар, аш мәҗлесләре, әһәмиятле эчтәлекле чаралар үткәрелеп тора. Шундый вакыт «Яңарыш» турында бер-ике генә сүз әйтелеп китсә, санын арттыруга сәбәп - этәргеч булачак.

Безнең татар халкының мәкалендә: «Тырышкан табар - ташка кадак кагар», - дип әйтелә. Әгәр дә кул сызганып керешсәк, бергәләшеп юбилей хөрмәтенә тырышып катнашсак, тиражны 3000гә тутыра алабыз.

Бөек татар шагыйребез Габдулла Тукай безгә әйтеп калдырган:

И сабыйлар, эшләгез сез,
Иң мөкаддәс нәрсә эш.
Эш агачы һәр вакытта,
Бик юмарт китерер җимеш.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836