#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аю, бүре, төлке

последние и лучшие новости искусства в мире

(Татар халык әкияте)

Бервакытны Аю, Бүре һәм Төлке үзара сөйләшеп, бер фикергә килгәннәр, ди. “Без хаҗга барып кайтыйк, моннан соң беркемгә дә тимик, үз көчебез белән көн итеп торыйк”, – дигәннәр алар. Шулай итеп, болар беркемгә дә зарар итмәскә  сүз куешканнар, ди.

 Болар юлга чыгып китәләр.Юлда барганда бер Дөягә юлыгалар, ди. Дөя алардан:

- Кая киттегез, дуслар? – дип сорый икән, ди.

Болар:

- Менә без хаҗга киттек, беркемгә дә зарар итмәскә сүз куештык, - диләр.

Дөя әйтә:

- Ярый алай булгач, мине дә үзегез белән алып китсәгезче.

Шуннан соң алар юлга бергәләп чыгып китәләр. Берничә көн баралар. Юлда Дөя, үлән ашап, тамагын туйдырып бара. Үлән ашау гөнаһ түгел инде. Аю, Бүре, Төлке барган саен ачыга, барган саен Дөягә үчегәләр: “Дөя туенып бара, әйдә, без моны үтерик”, – диләр. Озак та үтми, болар өчәүләшеп Дөяне буып ыргыталар. Суеп бетерү белән  Аю әйтә:

  - Мин моның эчәк-карынын күлгә барып юып кайтыйм, мин кайтканчы сез бернәрсәгә дә тимәгез, - ди.

Бу китә. Аю китү белән Төлке бүрегә:

- Әйдә әле, Бүре дус, Аю кайтканчы, без моның бөерен ашап карыйк, мин аңа үзем җавап бирермен, тик ул кайтып: “Бөер кайда?” – дип сораса, син миңа әйләнеп кара”, – ди.

Аю әйләнеп кайта. Кайтып тикшереп караса, бөер юк. Бүрегә карап:

 Дөянең бөере юк бит, ул кая киткән? – ди.

Шулай дигәч, Бүре Төлкегә борылып карый.

Төлке:

 - Нигә соң син миңа карыйсың? Үзең бөерне ашап бетердең, дә хәзер миңа әйләнеп карыйсың, әйттем бит мин сиңа ашама дип, - ди.

Шулай диюе була, Аю Бүрегә ачуланып, Бүрене куып чыгып китә. Аю китү белән Төлке Дөянең итен камышлыкка ташып, яшереп куя. Аю әйләнеп кайта, үзе арган-талган була. Аюның кайтуына, Төлке Дөя суйган урында елап утыра.

Аю:

 - Дөянең ите кайда? – ди.

Төлке әйтә:

- Аю абый, Дөянең итен каракош килеп күтәреп алып китте, үзем дә менә шуны искә төшереп елап утырам, - ди.

Аю бик каты ачуланып:

- Болар белән яшәп булмый! – дип, үз юлына китә, ә хәйләкәр төлке шул яшереп куйган Дөя итен ашап, әле дә булса көн итә икән, ди.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836