#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бабаем турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы турында безгә укытучылар дәресләрдә бик күп сөйләгәннәр. Мин үзем дә күбрәк белергә тырышам, китаплар укыйм, фильмнар карыйм. Иң яратканнарым: «Офицеры», «В бой идут одни старики» кебекләр. Аларда безнең совет халкының сугыш чорында   кичергән авыр тормышы, фронттагы солдатларның батырлыгы тасвирланган. Җирдәге тынычлык, бәхетле тормыш өчен алар гомерләрен корбан иттеләр.

Бабаем Марат Мөхәмәдзяновның әтисе Вәлиша Валмөхәмәт улы 1910 нчы елда Төмән районы, Талымхан авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә белем алган. 9 яшендә әтисез кала. Тамагын туйдырыр өчен хәлле крестьян гаиләләрендә хезмәт итә башлаган, авыл кешесенең эшен үз җилкәсендә татыган. Еллар үткән, дөньялар үзгәргән. Бабаем үзе тормыш күрерлек итеп җитешкән. Яңа төзелгән колхозда аны председатель итеп билгеләгәннәр. Фермалар салынган, терлек үрчетелгән, җәен печән әзерләгәннәр. Илебез тыныч кына яшәп ятканда, 1941 ел да килеп җитә. Кулларына корал алырлык ирләрне берәм-берәм хәрби комиссариатларга чакыралар. Бабаема повестка 1942 нче елның январенда килә. Авылдашлары аны да Бөек Ватан сугышына озаталар. Йөзләгән иптәшләре шикелле, ул да сугышның авыр һәм җаваплы нокталарында була. «Курск дугасы»нда дошманнан Белоруссияне, Польшаны, Германияне азат итә. Көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл йолдыз», «Кызыл байрак» орденнары, «Батырлык өчен», «Берлинны алу өчен» медальләре белән бүләкләнә.

1945 елның маенда бабаемның дивизиясе Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Анда японнар белән сугыш бара иде. Япон самурайлары белән көрәшә, ә соңыннан әсирлеккә эләккәннәрне саклый.

Менә көтелгән көн дә килеп җитә. 1946 елның октябрендә туган авылына, гаиләсенә кайта. Тыныч тормыш, гаилә бәхете, фермада эшләү. Лаеклы ялга чыккач та, минем бабаемның эше бик күп иде - мал-туар карау, оныкларны тәрбияләшү, балык тоту.

1974 елда бабаемның йөрәге тибүдән туктады. 4 улы белән 3 кызы аны соңгы юлга озаттылар.

Бабаемның Речаповлар фамилиясен йөрткән өч энесе була. Олылары Әхмәтулла бабай сугышта булган, уртанчысы – төзүчеләр бригадасы белән җитәкчелек иткән. Кечеләре Зиннәтулла авылыбызда радист булып эшләгән. Үзенең энекәшләре белән Вәлиша бабаем бик тату яшәгән.

Ел саен Җиңү көнендә авылыбызда митинг һәм «Үлемсез полк» акциясе үткәрелә. Авыл халкы һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннарын искә ала. Аларның исемнәре үлемсез, батырлыклары – мәңгелек!

Раиф МӨХӘМӘДЗЯНОВ,
Төмән районы, Талымхан авылы.
(Рәйсә Р
ӘХИМОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836