#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Борынгыдан килгән бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

9-17Күптән түгел Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә балалар өчен “Әмәл” бәйрәме үткәрелде. Чарада шәһәрнең 94нче мәктәбенең  2”д” сыйныфы  укучылары катнаштылар. Класс җитәкчеләре – Галина Ижбулаева.

Залда сәхнә янында ике яклап урындыкларга  шушы балалар тезелеп утырдылар. Бәйрәмгә ата-аналар, бирегә  төрле түгәрәкләргә йөрүче сабыйлар килделәр. Алгы рәттә утыручы жюри әгъзалары чыгышларга  бәя бирделәр. Аны Төмән мәдәният, сәнгать һәм социаль технологияләр академиясе, Төмән шәһәре хакимиятенең мәдәният департаменты белгечләре тәшкил итте.

Экраннан “Әмәл”  турында слайд күрсәтелде. Үзәк хезмәткәре Зөлфинә Миннебаева шушы бәйрәмне себер татарлары ничек үткәрүләрен сөйләде. Балалар түгәрәк ясап уртага чыгып бастылар. Зөлфинә апалары “Пешмәгән” дигән кызыклы уен уйнатты. Бу уенда җитез, тапкыр, шаяннар җиңде. Менә сабыйлар янына кунакка әби (Клара Кучковская) белән бабай (Әбүзәр Миннебаев) килделәр. Сәхнәдә өстәлчек өстенә төрле сый- хөрмәтләр белән самовар куелган. Әби белән бабай тәмләп чәй эчтеләр, балаларны сыйладылар. Әби төрле такмаклар, шигырьләр сөйләп балаларны көлдерде. Бабай төрле уен коралларында татар көйләрен уйнады. Монысы “кубыз”, икенчесе “курай”  дип аларны балаларга күрсәтте. Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге “Сүнмәс хисләр”, Әбүзәр Миңнебаев җитәкчелегендәге “Умай” ансамбльләре артистлары оста итеп себер татарлары җырларын башкардылар, «Аккош» бию ансамбле кызлары биеделәр һәм башкасы. Ата-аналар, укучылар өчен “Өчле” уены уйнатылды. Менә иң көтеп алган мизгел килеп җитте. Зөлфинә Миннебаева белән Гөлфара Гарипова сәхнәдән берничә тапкыр: “Әмәл” дип кычкырып конфетлар чәчтеләр. Балалар йөгереп җыйдылар, күтәренке кәеф белән шатланып таралыштылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836