#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фельдшер ярдәмендә могҗиза булдыручылар

последние и лучшие новости искусства в мире

1-9Төмән районының Индрәй поселогында «Сәламәтлекләре чикле балалар өчен Яңа ел» хәйрия акциясе узды. Әлеге чараны авыл медпункты фельдшеры Сенера Вальтер пандемиягә кадәр оештыра башлаган иде. Бер елны урамда чыршы урнаштырып, сабыйларны медпункт янына җыеп, уеннар үткәргән, бергә җырлаган, шигырьләр сөйләгәннәр иде. Ә быел алдан ук акция турында белдереп аерым төркем ачып, теләүчеләрдән матди ярдәм җыйды. Һәркайсына бүләкләр әзерләде.

Сенера Вагит кызы ярдәмчеләренә: Юлия Хәкимовага, Софья Новожилова (Кар кызы), Даниил Росте (Кыш бабай) ур рәхмәт белдерә. Шулай ук балаларга бүләкләр алу өчен матди ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә дә рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен юллый.

Сенера: «Бәйрәмне оештыруда 19нчы өлкә больницасының Индрәй фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре катнаштылар Барлыгы 18 баланы тәбрикләдек. Аларның берсе коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләреннән иде. Күп рәхмәт сүзләре алдык: «Сенера командасына зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Шатландыруыгыз өчен рәхмәт!

Һәр балага игътибарлы булганыгыз өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә!», «Рәхмәт сезгә! Шулкадәр рәхәт булды, Ваня канәгать! Безне кемдер исенә төшергәненә күземнән яшьләр чыкты хәтта». «Балаларга бүләкләр, күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Улым Кыш бабайны һәм аның командасын күреп, шок хәлендә калды». «Нинди гаҗәеп сюрприз! Балалар аптырап калдылар. Зур рәхмәт, сәламәт булыгыз», - дип сөйләде.

Аз гына җылы сүзгә дә мохтаҗ кешеләр бар арабызда. Сәламәтлекләре чикле балалар да үзләренә игътибар таләп итәләр. Башкалар мәдәният йортында, балалар бакчасы, мәктәптә һәм башка җирләрдә Кыш бабай янында кунакта була алганда, аларның күбесенең өйдән чыгарга мөмкинлеге юк. Сенера Вагит кызы шикелле олы күңелле авылдашлары булуы белән горурланырлык индрәйлеләргә. Аның кешелеклелеге, һәркемгә хөрмәте, игътибары турында күп уңай фикерләр ишетергә туры килә. Яңа ел алдыннан һәркем могҗиза көтә. Сабыйларга күңелле бәйрәм, Кыш бабай, Кар кызы һәм зур куян, алардан бүләкләр чын могҗиза инде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836