Июль 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Таныш булыгыз! Мин – Милена Ярмөхәмәтова. Табигатьнең матур почмагында урнашкан, Муллаш авылында яшим.
Гаиләбез зур түгел. Әтием - Тимур, әнием - Диләрә, сеңелем – Ясминә һәм мин! Юк әле! Картатам да, әннәүем дә, әбием бар, абый, апаларга нәселем бик бай минем.
Быел алтынчы сыйныфны тәмамладым, билгеләрем гел бишлеләр. Жырларга да, укырга, барысына да өлгерәм. Мәктәбемне, дусларымны, укытучыларны яратам.
Яхшы укуым һәм бәйгеләрдә җиңүем өчен, Казанга «Дуслык» лагерена юллама белән бүләкләндем.
Чыгыш ясыйм төрле сәхнәләрдә. Чәчләремә чулпылар тагам. Әбиемнең әбисенең чулпылары. Алар, йөз елдан артык, буыннан-буынга күчеп, мина сихри көч-дәрт бирәләр, дип уйлыйм. Зур бәйгеләрдә Муллаш авылы данын яклыймын.
Татар телемне яратам, татар телендә сөйләшәм, татар җырларын башкарам.
Милена ЯРМӨХӘМӘТОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы