#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем әти

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әтием бик яхшы кеше. Аның исеме Румил. Без әти белән бергә балык тотарга, гөмбә җыярга йөрибез. Ул миңа курчакларга өй ясый, мин әтиемне бик яратам.

Анжела ИСМАГИЛОВА, 4 “а” класс укучысы

* * *

Дәү әнием

Дәү әнием Яркәү районы, Кызылъяр авылында үсә. Сигез классны тәмамлагач, Тубыл педагогия училищесында урта белем ала. Сайлаган һөнәре – укытучы. Балаларга белем бирү эшенә 40 ел гомерен багышлаган. Дәү әнием күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Дәү әниебез якты йөзле, ярдәмчел, кайгыртучан. Без, 4 оныгы, аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аңа кунакка килсәң, һәрвакыт ачык йөз, җылы сүз, тәмле ризыклар белән каршы ала, безнең тормышыбыз турында кызыксына, акны карадан аерырга өйрәтә.

Аның тормышы, кешелеклелеге, тыйнаклылыгы безгә үрнәк. Аңа сәламәтлек, озын гомер телибез.

Шамил ГАЛИЕВ, “4” а класс укучысы

* * *

Каникулларда

Җәйге каникулларны мин көтеп алам. Дусларым Дима, Ришат, Булат белән великта йөрибез, футбол уйныйбыз, әти-әниемә бакчада булышам. Соңыннан вакыт булганда, бергәләп су коенырга барабыз. Әби-бабаебызга кунакка барырга яратабыз. Аларда тәмле ашлар ашыйбыз, җәен бик күңелле.

Әмир ТИМИРОВ, 4 “б” класс укучысы

* * *

Җәйге каникулларым

Каникул вакытында, мин өй эшләре белән шөгыльләндем һәм китаплар укыдым. Ә тагын абыем белән футбол һәм шахмат уйнадым. Әти-әнигә булыштым, әби янына бардым. Минем туган көнемдә без аквапаркка бардык. Бу җәй миңа бик ошады, чөнки эссе һәм күңелле иде.

Самир КОРМАНОВ, 2 “а” класс укучысы

* * *

Минем дустым

Минем дустым - Илзидә. Без аның белән бер класста укыйбыз һәм буш вакытыбызны бергә үткәрәбез. Шулай ук без гимнастика белән шөгыльләнәбез. Күптән түгел Төмәндә ярышларда катнаштык һәм призлы урыннар алдык. Җәйге каникулларда мәктәп лагерена йөрдек. Анда без биедек, рәсемнәр ясадык. Безгә бик күңелле булды.

Сабина КОРМАНОВА, 2 “а” класс укучысы

* * *

Алтын көз

Менә алтын көз җитте. Көннәр салкынайды, төннәр озынайды. Кошлар җылы якларга очып киттеләр. Агачлар да үзләренең матур, яшел яфракларын сары һәм кызыл төсләргә алыштырдылар. Кырларда да эшчеләргә эш күбәйде, алар көнен-төнен уңыш җыялар. Ә минем укуым башланды, мин мәктәпкә йөри башладым.

Рафаэль УРАЗАЕВ, 2 “а” класс укучысы

* * *

Минем җәйге каникулым күңелле үтте. Дусларым белән урамда уйнадык һәм велосипедта йөрдек. Әти-әнием белән зоопаркка бардык. Без анда арслан, юлбарыс, аю, тиен, бүре һәм күп башка хайваннарны күрдек. Кинотеатрга бардык, Җәйге эссе көннәрдә күлдә су коендым. Мәктәп каршындагы җәйге лагерьга йөрдем.

Марсель ТИЛИМБАЕВ, 2 класс укучысы

* * *

Дуслар барда бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга була. Минем ике якын дустым бар, Марат белән Самир. Без бер сыйныфта укыйбыз, бер үк спорт секциясенә йөрибез. Бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итәбез. Ял көннәрне бергә уйныйбыз, кунакка йөрибез. Шахмат, теннис уйнарга яратабыз. Без иң яхшы дуслар.

Кәрим КӘРИМОВ, 2 «а» класс укучысы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836