#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Осталар бистәсе” лагеренда ял

последние и лучшие новости искусства в мире

32-12Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Күз ачып йомганчы тиз генә үтә дә китә. Бу чорда сабыйларның сәламәтлекләрен ныгытып, яңа көч туплап калсыннар дип тырышасың.

Менә август ае да керде. Өлкә мәктәпләре каршында гөрләп эшләгән сәламәтләндерү лагерьларының да инде өченче сменасы тәмамлана.

Без белем йорты яңалыклары, лагерь турында кызыксынып, Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиевадан сораштык.

- Узган уку елында 12 укытучы 132 укучыга белем бирде. Быел физкультура фәненнән яңа укытучы киләчәк. Коллектив яшь, өч укытучы гына пенсиядә. Бөтен чараларда, бәйрәмнәрдә, ярышларда катнашабыз. Мәсәлән, авыл Сабантуен үткәрүдә укытучылар, укучылар вакыйганың уртасында «кайнаштык». Энергияле, актив, тырыш, кешелекле, ярдәмчел укытучылар эшли мәктәптә.

Бу арада мәктәп бинасының ике ягында яңа баскычлар ясаттык. Алар пандуслы, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә исәпләнгән. Балалар бакчасында яңа веранда барлыкка килде. Мәктәпкә косметик ремонт ясалды.

9-11 сыйныфларны 13 укучы тәмамлады, 1 сентябрьгә беренче класска 7 сабыйны көтәбез.

«Осталар бистәсе» исемле лагерьның беренче сменасына 50 укучы йөрде. Лагерь начальнигы - мин, тәрбиячеләр - Татьяна Гердт, Алсу Хәлитова, Анжела Бакиева булдылар. Икенче смена 30 баланы тәшкил итте. Начальник - Эльмира Погорелова, тәрбияче Айсылу Исакина булдылар. Өченче смена 10 августта тәмамлана, 23 укучы ял итә, начальник – Альбина Әхтәриева, тәрбияче – Людмила Карева.

Яхшы ашаталар, меню бай. Программа эчтәлекле, кызыклы үтә. Июнь-июль айларында берничә тапкыр Төмәнгә бардык: зоопаркка кердек, «Сити-Молл» сәүдә үзәгендә махсус балалар өчен оештырылган ял-күңел ачу зоналарында укучылар уйнадылар, боулингта булдык һәм башкасы. Түбән Тәүдедә узган һәр чарада, спорт ярышларында сабыйларыбыз катнаша. Мәсәлән, футбол уйнап район күләмендә беренче урынны яулап кайттылар. Күрше Новотроицк, Тукман авылларына экскурсиягә бардык. Халык традицияләре, йолалары буенча күргәзмәләр, музей эшләрен карадык. Новотроицк мәдәният йорты директоры Александр Рыков балаларга сөйләде, күрсәтте.

Безнең үзебезнең территориябездә бакчабыз бар. Ике ай буе укытучылар, укучылар анда тырышып эшләделәр. Советлар чорындагы кебек җәй көне «практика» үтү традициясе яңадан кайтты. Укучылар яшелчәләрне утырттылар, инде тәрбиялиләр. Тырышып, җиң сызганып эшлиләр, сынатмыйлар, - дип сөйләде Мөнирә Хикмәтулла кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836