#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пионер-герой Надя Богданова

последние и лучшие новости искусства в мире

20-8Надя Богданова Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яше дә тулмаган гади белорус кызы була. 1941 елны Надя яшәгән балалар йортын Фрунзе (Бишкек) шәһәренә эвакуациялиләр. Кыз берничә бала белән тукталышларның берсендә фронтка китү өчен поезддан төшеп кала. Дуслары белән (14 яшькәчә балалар) белорус партизаннарына кушыла. 9 яшендә Надя “Дядя Ваня” Дьячковның партизан отрядында теләнче кыз ролен уйный, фашистлар арасында йөри, күргәнен, белгәнен кайтып сөйли, кыйммәтле мәгълүматлар китерә. Партизаннар белән бергә фашист штабын шартлаталар, хәрби кораллы эшелонны юлдан тайпылдыралар, объектларга миналар куялар.

Октябрь революциясе бәйрәме алдыннан Витебск шәһәрендә немецлар яшәгән биналарга кызыл флаглар куярга әмер бирелә. Бу эшкә фашистларның балаларга игътибары азрак дип, Надя Богданова белән 12 яшьлек Ваня Звонцовны җибәрәләр. Чанага себеркеләр салалар, араларына өч флаг яшерелгәннәрен кыстыралар. Кыз илбасарларга себерке сатмакчы була, аннан көләләр генә. Болар көнозын шәһәр үзәгендә нинди йортка флагны кадарга була икәнлеген карап йөриләр. Кичен, караңгы төшкәч, эшкә керешәләр. Тимер юл вокзалында, һөнәр училищесында, тәмәке фабрикасында иртә белән кызыл флаглар җилферди.

Балалар биремне үтәп отрядка ашыгалар, әмма зур ялгышлык ясыйлар: үзләре белән партизаннар өчен тәмәке алалар. Шәһәрне узгач, олы юлда боларны фашистлар куып тота. Тентү ясыйлар, тәмәкене табалар. Штабта сорау алганнан соң, сабыйларны атып үтерергә карар чыгаралар. Аларны Совет әсирләре утырган подвалга ябалар. Икенче көнне атарга алып чыгалар. Надя белән Ваня чокыр янында кулларыннан тотынышып басып торалар. Атарга бер секунд калгач, кыз аңын югалтып егыла. Берникадәр вакыт узганнан соң, аңына килә, үлгәннәр арасында ятуын аңлый, алар арасында Ваня да була.

Кыз яңадан партизан отрядына эләгә. Бер көнне разведка начальнигы Ферапонт Слесаренко белән икесе заданиегә китәләр. Надя теләнче кыз булып киенеп авылны әйләнергә тиеш була. Ул һәр йортка керә, бөтенесен исендә калдыра. Төнлә сугыш башлана, Слесаренко яралана. Ул кызга отрядка барып ярдәм китерергә әмер бирә. Кыз 10 чакрымны җәяү үтеп, отрядка килә. Юлда бер авылга керә, анда полицайлар ашап утырган өйдән чаналы атны урлый. Яңадан Слесаренко янына килеп, аны чанага салып шулай отрядка җитешә.

1942 елның февралендә Богдановага башка партизан-шартлатучылар белән тимер юл күперен шартлатырга кушалар. Кыз күпергә мина салганнан соң, юлда аны полицайлар туктаталар. Торбасында шартлаткыч кисәген табалар. Сорау ала башлаганда барчасының күз алдында күпер шартлый, һавага оча. Кызны тотып гестапога китерәләр. Җәзалыйлар, аркасына яндырып йолдыз ясыйлар, өстенә салкын су коялар, исән калмас дип урамга алып чыгып ыргыталар. Надяны Заналючки авылы кешеләре коткаралар, дәвалыйлар. Кыз инде кабат сугышта катнаша алмый, күзләре күрми башлый.

Сугыштан соң Одессада озак дәвалана, аннары заводка эшкә урнаша. Фашистларга каршы сугышканын озак еллар һичкемгә сөйләми. Дусларының аны вафат дип уйлап һәйкәл куюларын да белми. 15 елдан соң радиодан партизан отрядының 6нчы разведка начальнигы Ферапонт Слесаренконың һәлак булган иптәшләрен (алар арасында Надя да бар) һичкайчан онытмаячагы турында сөйләгәнен ишетә.

Надя Богданова “Кызыл байрак ордены”, I дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены” һәм медальләр белән бүләкләнә. Гомере буе Витебск шәһәрендә яши. Кияүгә чыккач, Кравцова була, тормыш иптәше белән 4 бала тәрбиялиләр.

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836