#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тәмле” татар кухнясы мастер-класслары

последние и лучшие новости искусства в мире

11-8Татар халкы милли аш-су әзерләү традицияләрен кадерләп саклый, аларны буыннан-буынга тапшыра. Татар ашларының кайберләре элекке кебек үк сакланган диярлек. Этник гореф-гадәтләрдән тыш, татар ашларын формалаштыруга күрше халыкларның аш-сулары да тәэсир итә. Аларның рецептларыннан файдаланып, татарлар кайбер үзгәрешләр кертәләр. Кытайдан татар өстәленә пилмән һәм чәй, Үзбәкстаннан – пылау, Таҗикстаннан – пәхләвә кебек ашлар күчә.

Татар милли ашларының төп ингредиентларының берсе - ит. Бу традиция татарлар күчмә халык булган вакыттан бирле яши. Ат, сарык, сыер, тавык, киек ит төрләре киң таралган. Иттән куе шулпалар пешерәләр, алардан икенче ризыклар һәм кабымлыклар әзерлиләр. Ислам дине кануннары нигезендә ризыклар арасында дуңгыз ите юк.

Кымыз, әйрән, сыр, каймак кебек сөт ризыкларын ашау традициясе сакланып калган.

Камыр ашлары да зур хөрмәттә.

Бу уку елында 9 нчы мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле булды - алар мин үткәрә торган татар ашлары буенча мастер-классларда катнаштылар. Әҗәтләрне кайтарырга вакыт җитте, мин үзем дә бу мәктәпне тәмамлаган идем. Шуңа күрә айга бер тапкыр Яңавыл кызлары белән мастер-класслар оештырам. Аларны милли ашлар белән генә түгел, район тарихы, Себер татарлары мәдәнияте белән дә таныштырам.

11-7Февраль урталарында кызлар белән чәк-чәк пешердек. Һәр татар гаиләсендә чәк-чәк рецепты бар: бары тик берничә ингредиент кына кирәк, әмма һәркемнең төрлечә, тәмле килеп чыга. Камырдан башлыйбыз. Шикәр, тоз һәм йомырканы күпергәнче болгатабыз. Аннары он өстибез. Камырда йомырканың сарысы агына караганда дүрт тапкыр күбрәк булырга тиеш. Әгәр 4 йомырка алабыз икән, бары тик бер йомырканы гына бөтенләй салабыз, калганнарының сарысын гына кулланабыз. Алар камырны үзлекле, йомшак, таралучан итәләр. Менә беренче сер.

Камырны пакетка салабыз һәм ял итәргә калдырабыз. Икенче сер.

Камыр ял иткән арада кызлар белән Бохара хатын-кызлары киеменең үзенчәлекләре турында сөйләштек. Мин үзем дә Бохара токымыннан, тугызынчы буын вәкиле, Яңавылдагы татар башлангыч мәктәбе мөдире Гомәр Гомәровның оныгы. Мирас буенча әбиемнең әбисеннән шәле калды һәм ул кадерле истәлекне яңартырга уйладым. Бу эшкә бер ел вакыт китте.

Танылган галим Зияев үзенең «Себердә үзбәкләр» китабында бохарлыларның киемнәрен сурәтләгән. Сәяхәтче билгеләп үткәнчә, Бохара «хатын-кызлары бик матур йөзле, озын җиңле киемнәрдән, киң штаннардан күз алдында калганнар... Башларына алар кәгазь җепләр, көмеш һәм алтын белән чигелгән, шулай ук көмеш тиеннәр һәм яхшы дукатлар белән бизәлгән очлы бүрекләр кигәннәр; ярлылар дукат урынына вак тәңкәләр йөртәләр. Чәчләрен, калмык хатын-кызлары кебек үк, ике зур үремгә үрәләр, алар кара һәм озын. 11-9Арттан берни белән дә капланмаган, ахырлары исә югарыга бөгелгән, күп кенә көмеш бизәнү әйберләре белән бизәлгән. Муеннары вә күкрәкләре тирәсендә көмеш чылбырлар, шулай ук көмеш кисәкләре эленеп тора».

Кызлар электән калган кием коллекцияләрендәге йөз еллык чын калфакларны бик теләп карадылар.

Камырны җәяргә вакыт җиткәч, аны калынрак һәм озынча итеп кисеп, кызган майга салып пешереп алдык. Бергә тәмләп чәй эчтек һәм үзләре пешергән чәк-чәкне өйләренә дә алып кайтып киттеләр. Мастер-класс март аенда да булачак, анда өчпочмак пешерәчәкбез.

Әлмирә САЖИНА (Гомәрова), Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836