Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада уздырылды. Безнең регионнан Вагай районы, Шишкинск урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Юрмы урта мәктәбе уку бүлеге мөдире Гүзәл Гайсина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласына көч сынашырга 8-11 сыйныфларда укучы 5 бала барды. Нәтиҗәдә, Юрмы мәктәбе укучысы Камил Шәмсетдинов һәм Төмән шәһәренең 81 нче лицее укучысы Резедә Кирамова призлы урыннарга лаек булдылар.
Тубылның 15 нче мәктәбе укучысы Земфира Вәлиевага, Вагай районы, Усак урта мәктәбе укучылары Мәдинә Алишевага, Илнара Нигъмәтуллинага катнашучылар дипломы бирелде. Олимпиадада катнашучыларны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов котлады, дипломнар тапшырды. Укучыларны һәм укытучыларын чын күңелдән тәбриклибез.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА