Сентябрь 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсендә быел 24 мең 500 бала 1 нче сыйныфка укырга керде. Сабыйларның һәрберсе үзенчәлекле, төрле. Мәсәлән, мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлаган Арина Әсәдуллина җырларга ярата. Тавышы моңлы, көчле. Караокега кушылып популяр җырларны башкара, сүзләрен, музыкасын тиз ота. Киләчәктә җырчы булуына шик юк. Хәрефләрне таный, исәпләргә дә өйрәнгән.
Шулай ук быел беренче сыйныфка укырга кергән Раниф Әхәтов шаян, шук малай. Аралашучан, аңа бөтен нәрсә кызыклы. Дуслары күп, туганнарын да бик ярата. Шушы сабыйларга укуларында уңышлар теләп калабыз. Алар безнең якты киләчәгебез, өметебез.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.