Июль 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Ямбай авылында узган Авыл көнендә «Ямбай авылы хакимиятенең талант ияләре» дигән фестиваль мәйданчыгы эшләде. Аны авыл китапханәсенең китапханәчесе Гөлфара Гарипова алып барды. Биредә күбрәк укучылар катнаштылар. Берәүләр җырладылар, икенчеләре биеделәр, кул эшләрен, рәсемнәрен, пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Шул арада без матур рәсемнәргә игътибар итеп, аның авторы белән кызыксындык. Авыл мәчетен шулай оста ясаучының 2 нче сыйныф укучысы икәнен белгәч, гаҗәпләнү һәм соклануыбыз тагын да артты.
Солтан Дәүләтов безгә берничә рәсемен күрсәтеп, балачактан яратып башкарган шөгыле турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Икенче сәләт остабыз – Дәүләт Ташкалов, ул 5 нче сыйныфта укый. Әнисе Зөлфия Ташкалова татар халкының милли ризыгы булган чәк-чәк пешереп алып килгән. Ул аның белән кунакларны сыйлады. Дәүләт Г.Тукайның «Туган тел» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Балалар саф татар телендә сөләшүләре белән дә безнең ихтирамны яуладылар. Талант ияләренең чыгышларын видеога яздырып, авыл мәдәният үзәгенең социаль челтәрләренә куя бардылар. Гөлфара Гарипова әйтүенчә, Ташкаловлар - авылның иң актив һәм сәләтле, һәр чарада зур җаваплылык белән катнашырга әзер торган бик тырыш гаилә.
Рәүфә КАНГАЗИНА