Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Зур һәм нык гаиләләр - үсеп килүче буын өчен чын үрнәк һәм төбәкнең бербөтен, гармонияле һәм имин үсеше өчен ныклы фундамент.
Бу хакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, 14 майда төбәк хөкүмәтендә Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде.
«Гаиләләргә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм үстерүдә, аларның ялын оештыруда ярдәм итү региональ хакимият органнарының төп стратегик бурычларыннан берсе булып кала», – дип ассызыклады губернатор. Александр Моор ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күңел җылылыгы һәм мәхәббәт бүләк итүче, аларга ныклы аякка басарга һәм иртәгәсе көнгә ышанычлы карарга булышучы төмәнлеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әйтергә кирәк, соңгы ун елда Төмән өлкәсендә балалары булган гаиләләр саны 26% ка арткан. Бүген төбәктә алар 250 меңнән артык. Моннан тыш, шул ук чорда күп балалы гаиләләр саны 2,5 тапкырга диярлек күбәйде. Бүгенге көндә алар 29 мең, шуларның 22 меңнән артыгы – өч бала, 4,7 меңе - дүрт бала, 2,1 меңгә якын гаилә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.
Губернатор 46 күп балалы ата-анага дәүләт бүләкләре - «Ата-ана даны» ордены һәм «Ата-ана даны» орден-медальләре, шулай ук Төмән өлкәсе бүләкләре - «Ана даны» һәм «Ата батырлыгы» медальләре тапшырды.
admtyumen.ru
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе)