#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл аксакалына 85 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 8 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 10 май көнне Тәмән районы, Явызбы авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Әгъзам Хисмәтулла улы Баязитов та үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды. Аллага шөкер, 85 яшен тутырып, хәләл җефете Галия апа белән 62 ел бергә гомер иткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яши.

Хуҗа һәм хуҗабикә гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр. Бүген үзләренең җыйнак кына, нурлы өйләрендә һәрнәрсәдән канәгать булып бәхетле картлык кичерәләр. Баязитовлар яшәгән йорт бусагасын атлап керүгә, биредә бик тырыш, уңган, хөрмәтле гаилә яшәгәнен аңлыйсың. Олы-кеченең күңелендәге иман нуры телләргә генә түгел, өйнең һәр почмагына сеңгән кебек. Түрдә балаларның горурлыгы, иң олы шатлыклары - әти-әни. Әгъзам абый өч кызын олы тормыш юлына чыгарган әти кеше. Бүген 5 оныгы, 4 оныкчыгы өчен яраткан дәү әти. Заманында аның тырышлыгы белән төзелгән йорт, каралты-кураның бүген исәп-хисабы юк.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Әгъзам абый ДОСААФта машина йөртү хокукын алган. Армиягә китәр алдыннан Ханты-Мансийскида агач әзерләү эшенә җибәрелә.

1955 нче елда героебызны Алтай краена армия сафларына алалар, өч ел буена шофер булып Сталин исемендәге Кызыл Байрак хәрби частендә хезмәт итә. 1956 елда ефрейтор-машина йөртүче исеме бирелә, 1958 елда хәрби сәяси әзерлек отличнигы була.

Демобилизациядән соң, туган авылында ял итеп тә өлгерми, колхоз рәисе Әгъзам абыйны эшкә машина йөртүче итеп чакыра. 1961 елдан пенсиягә кадәр гомерен шофер һөнәренә багышлаган. Армый-талмый туган авылында хезмәт иткән. Шул вакыттан башлап, Әгъзам абый «Туринский» совхозына, бар гомерен туган авылына багышлаган ветеран, ул колхозда авыр хезмәт юлы үтеп, ”Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Әгъзам абый ВДНХның «СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен» көмеш медале белән бүләкләнә. Берничә ел дәвамында «Социалистик ярыш җиңүчесе» булган, 1979 һәм 1982 елларда - «Коммунистик хезмәт ударнигы», 9,10,11 бишьеллыклар ударнигы була, шулай ук СССР Югары Советы Президиумы исеменнән «Фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале белән бүләкләнә.

Шушы тыйнак, аз сүзле, гади генә авыл аксакалы, сабыр холыклы кеше күп еллар буена “Туринский” агрофирмасында шофер булып, ә хатыны Галия апа балалар бакчасында хезмәт иткәннәр. Бу эшчән, тырыш гаилә тирә-юньгә үрнәк булып тора. Әгъзам абый белән Галия апа менә дигән, үзләре кебек уңган-булган өч кыз үстерәләр. Алар инде күптән сөйкемле әби белән бабай, кызларына, кияүләренә үрнәк булып гомер итәләр, аларга оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Әгъзам абый озын гомернең серен хезмәттә, хәрәкәттә күрә. Бүген дә хәрәкәттә булырга тырыша.

Әгъзам абый лаеклы ялга чыгу белән туган авылы Явызбыда мәчет салдыру турында хыялланып йөри, әтисенең вассыятен үтәргә омтыла. “Лаеклы ялга чыккач, туган авылымда мәчет төзү белән шөгыльләнәм, дигән сүз бирдем үз-үземә”, - диеп сөйли Әгъзам абый. Мәчетнең проектын тормышка ашырырга тырышып йөрүчеләрнең берсе – Әгъзам абый Баязитов булган. Авылда яңа мәчет төзелеше 90 нчы еллар ахырында башлана. 1998 елда җыелышларның берсендә Әгъзам абый Баязитов авылдашларына сүздән эшкә күчәргә тәкъдим итә һәм инициативаны үз кулына ала. Шул ук идеяне Фәйзулла Бикиняев һәм Рәшит Айнуллин да хуплыйлар. Явызбы ветераннарының хыялларын тормышка ашырырга авыл хакимияте башлыгы Тимерсәет Кәримов, Төмән районы хакимияте башлыгы урынбасары Инна Зурабова, “Туринская” агрофирмасының директоры Тәкыйулла Шәрипов һәм башкалар ярдәм итәләр. Әгъзам абый Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы идарәсе карары буенча Явызбы авылы мәчетен төзүдә актив катнашканы һәм җәмгыятьне рухи-әхлакый торгызу эшенә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

“Кадерлебезнең нәтиҗәле һәм озын хезмәт юлы – бик күпләр өчен үрнәк. Һава торышының нинди булуына карамастан, ул күп еллар буена һәрвакыт эш диеп көйде, һәрдаим җаваплы эшләр аңа ышанып тапшырылды. Гаиләсе, якыннары, оныклары өчен дә өзелеп, һәрберебезне барлап, уңышларыбызга сөенеп, борчылган чакларыбызда тиешле сүзләрне табып юатучы, ярдәмчел тормыш иптәшем, йомшак холыклы әти, һәрбер эшкә җаваплы тотынган кеше, эшендә дә, өйдә дә кулыннан барысы да килә торган остаз, дөньяга акыл белән карый торган шәхес, шаянлыгы белән күңелебезне күтәрүче дә ул”, – диеп үзенең тапшырылмаслык хисләре белән Галия апа уртаклашты. “Бик дус, тату яшәдек. Хәтта, сүзгә килгән вакытларыбыз да бик сирәк булды. Гел хәрәкәттә, эштә булдык. Озак парлы яшәвебезнең сере дә шундадыр, мөгаен”. Шуңадыр 2020 елда Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор исеменнән Баязитовлар гаиләсенә уртак тормышларының 60 еллыгы уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырыла. “Шундый яхшы тормыш иптәшем аркасында үземне иң бәхетле хатын диеп саныйм мин, балаларыбыз шул уңайдан да бәхетле гаиләдә мәхәббәт татып үстеләр. Әгъзам белән бергә кызларга какмый-сукмый тәрбия бирдек, һәрберсен ашы булырлык, үзләрен туйдырырлык һөнәргә укыттык. Әтиләре аларга гел үрнәк булып тора. Һәрберсе үз гаиләсендә: үзе инде әби булган кызыбыз Тәнзилә лаеклы ялга чыгып, Сургуттан туган якларына яшәргә кире кайттылар. Гөлүсә белән Гөлнара кызларыбыз туган авылыбызда балалар бакчасында нәтиҗәле хезмәт итәләр”, – диеп сөенде Галия апа.

Чыннан да, якыннарының кайгыртуы һәм игътибары әйләнәсендә җитеш тормышта гомер кичерүче өлкәннәрне күреп күңел сөенә. Балаларының әти-әниләре турында зур горурлык белән сөйләүләрен ишетү дә олы шатлык. Тормышның мәгънәсе дә нәкъ менә шундадыр, мөгаен, үзең тудырган изгелек орлыкларын башкаларга да өләшүче балалар үстерү.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836