#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәнең иң яхшы “Авыл гаиләсе-2021”

последние и лучшие новости искусства в мире

26-9Төмән районының матур табигать кочагында урнашкан Талымхан авылында данлыклы Бәшировлар гаиләсе яши. Ник ул кадәр данлыклы соң алар, диярсез. Хәзер аңлатам.

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, «Гаилә» төбәк үзәгендә тантаналы рәвештә «Ел гаиләсе–2021» Бөтенроссия конкурсының муниципаль һәм региональ этапларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел конкурс дистанцион форматта узды, анда 118 гаилә катнашты.

“Катнашучылар безнең төбәкнең иң яхшы хезмәт, мәдәни һәм милли традицияләрен саклау, арттыру үрнәге булып тора һәм оештыручыларны илһамландыра, чөнки сәхнәдә аларның иң яхшылары басып торган мизгелләр өчен мондый бәйгеләрне дәвам итәсе килә”, - дип уртаклаша “Гаилә” үзәге директоры Елена Перминова.

Ә бүләкләнүчеләр арасында алдан язып үткән Юлиана һәм Раил Бәшировлар гаиләсе дә бар: алар “Авыл гаиләсе” номинациясендә район һәм өлкә этапларында 1 урын яуладылар. Горурлык түгелмени милләтебез өчен!?

Раил Йосып улы – Каскара хакимияте Думасы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең 32 нче беренчел бүлекчәсе секретаре; өлкә мөселман Диния нәзарәтенең “Хиләл” яшьләр ассоциациясе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең рухи-тәрбия эшләре комиссиясе әгъзасы; «Һәйкәлләр - безнең үткәнебез һәм киләчәгебез» проектында, волонтерлык эшчәнлегендә катнашучы, төрле мәктәп семинарларын оештыручы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы. Юлиана Радик кызы – тырыш хуҗабикә, уңган, тугры хатын, яхшы әни, “Талымхан кызлары” вокал ансамбле составында “Таң йолдызы” төрки телле балалар иҗаты фестивалендә мактаулы урыннар алучы. Әлбәттә, гаилә дигәч, сабыйлар чыр-чуыннан башка тулы булмас иде ул. Һәрьяктан кызыксынучан, тырыш, бар нәрсәгә дә өлгерергә омтылучан: спорт, мәдәни, иҗади конкурсларда, акцияләрдә, флеш-мобларда, олимпиадаларда катнашучы Умар – гаиләдә әти-әнисенең терәге, ышанычы булырдай егет үсеп килә. Ул быел 3 классны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Сеңлесе Әминә дә аннан калышмый. Балалар бакчасына гына йөри әле ул. Алай да әнисе белән ансамбльнең бизәге булып чыгышлар ясый, конкурслар да Әминәсез үтми. Бик җитез, шаян, булган кыз.

Гаиләдә татар халык гореф-гадәтләре, дини йолалар мөһим урын алып тора. Бала тууга традициягә нигезләнеп “Исем кушу” бәйрәме дә билгеләп үтелгән. Ураза, Корбан гаетләренә зурлап әзерләнәләр. Өлкәннәр ай буе ураза да тоталар. Аннары туганнар чакырылып, мул өстәл әзерләнеп, сабыйларга бүләкләр өләшеп рәхәтләнеп аралашалар, планнар белән уртаклашалар.

9 май – Җиңү көнендә алар һәйкәл янына баралар. Бабалары, туганнары истәлегенә чәчәкләр салалар. “Үлемсез полк” йөрешендә кадерле кешеләренең портретларын тотып горур атлыйлар. Төрле флеш-мобларда да актив алар. Балалар сугыш афәтенең никадәр михнәт алып килгәнен, илебездә тынычлык булдыру бик кыен бирелгәнлеген аңлап, тоеп үсәләр. Яңа һәйкәлнең булдырылуында Раил Бәшировның да өлеше зурдан.

Авылдашлары өчен дә үрнәк бу яшьләр, шуңа да депутат итеп Раил Йосып улын сайлап куйганнар.

Бердәмлектә – көч, диләр бит. Алар да өйдә һәр эштә бергә. “Ял итәргә яратабыз, кинога, музейларга, төрле мастер-классларга барабыз. Җәен велосипедта йөрибез, кышын чаңгыда шуабыз. Кичләрен китап уку оештырабыз”, - диләр үзләре.

Көнеңне дөрес тәртип белән алып барсаң, һәрнәрсәгә өлгерергә була икән ул! Бәшировлар да бер-берен хөрмәтләп, фикерләрен уртага салып, аңлашып гаиләне тату һәм бөтен итеп яшиләр. Тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Бу сыйфатлар аларда җитәрлектер, миңа калса. Бер карасаң, барысы да гади, искитәрлек берни юк. Әмма шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, туганнарны, ата-ананы олылау, тормыш тәҗрибәсе ята.

Аларның әле ил күләмендә өлкә данын яклыйсылары бар. Сынатмаслар, бу киртәне дә лаеклы үтәрләр. Уңышлар сезгә, Бәшировлар!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836