#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чәйнең файдасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә, чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

* Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

* Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.

* Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.

* Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.

* Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.

Чәй турында 5 ялган

Халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.

1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

2. Кичәге чәй организм өчен "агу" ул. Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.

3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.

4. Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә. Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.

5. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә. Ә яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең иң яхшы сорты ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфраклардан алына.

“Мөслим-информ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836