#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дөньяда андый кайнана юк

последние и лучшие новости искусства в мире

Корбан бәйрәменең беренче көнендә Тархан авылында туып-үсеп, Яркәү районында яшәгән әниебез Сания Биктимер кызы 86 яшендә вафат булды. Аны белмәгән кеше юк иде, ул аралашучан, озак еллар намаз укыган әби иде.

Ул 1931 елда дөньяга килә. Үсеп җиткәч Идрис исемле егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Әтиләре көтмәгәндә вафат була, Сания апа 34 яшендә генә тол кала.

Тормыш юллары җиңелдән булмый, әти-әнисен дә үзе карап соңгы юлга озата. Балаларын укытып, белем-тәрбия биреп, сынмыйча-сыгылмыйча шуның хәтле кадәр яшькә җитүе үзе бер көч. Сания апа көчле рухлы, акыллы, сабыр, түземле, ярдәмчел, ятимлек ачысын балаларына күрсәтмәде, аларны тәүфыйклы итеп үстерде. Кайгы да читләтеп үтмәде – 2 баласын вакытсыз югалтты. Кайгысын уртаклашып гел янында йөрдем. Бу хәлләрдән алда ике баласы бер елда армиягә киттеләр, ә минем тормыш иптәшем Рәисне үз вакытында алмаганнар, әтиләре иртән үлгәнгә, гаиләдә туендыручы итеп калдырганнар. 21 яшендә кызыбыз Луизага 1,3 яшь тулгач алып киттеләр. Ике елны без кызым белән әниебез янында яшәдек. Ул вакыт әниебезнең әнисе исән иде.

Аннары әннәбез каты авырып китте, балалары янында утырырга киләләр. Өйдә кеше күп, мәш килеп ятабыз. Озак калмый әбиебез дә дөнья куя.

Алар мине бик яраттылар, бер авыр сүз әйтмәделәр, күңелле яшәдек.

Менә без 23 октябрьдә авылга кайтып яшәгән йортыбызны җылытып, чистартып 51 көнен үткәреп кайттык. Нәсимә кызы аны бик яхшы карады, бик зур рәхмәт аңа. Бездән алда 40 көнен Вәгыйз улы үткәрде, анда Боровойдан Шамил абыебыз килде. Шулай итеп ашларын үткәрәләр, Аллага шөкер. Яткан туфрагы йомшак, кабере киң, нурлы, урыны җәннәттә булсын.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836