#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаилә гореф-гадәтләрен саклаучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

21-6Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы булып узды. Анда гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь гаиләләрдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру мәсьәләләре каралды. Сәхнәгә күп балалы гаиләләр чакырылды.

Алар арасында Төмән районы, Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗанкызы белән Илгиз Мансур улы Бабшановлар да бар иде. Алар «Ел гаиләсе-2020» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында «Гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы» һәм «Авыл гаиләсе» номинацияләрендә 3 нче урынны яуладылар.

Бу гаилә «Төмән муниципаль районының супер гаиләсе» район конкурсында, балык спорты буенча ярышларда, район чараларында, «Дуслык күпере» өлкә, «Искер җыен» халыкара фестивальләрендә дә актив катнаша. Гөлфия - «Мин әни-2020» I ачык милли конкурсында катнашып, җиңүче дә.

Региональ иҗтимагый палата җитәкчесе Геннадий Чеботарев Бабшановлар гаиләсенә «Гаилә кыйммәтләренең һәм гореф-гадәтләренең дәвамлылыгын формалаштыруга керткән өлеше, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга ярдәм итүе өчен» дигән өлкә иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатын һәм «Сибинтел» холдингыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Аңа «Халыкара иминият төркеме» компаниясенең башкарма директоры, күп балалы әни Әлмирә Гомәрова да кушылды. Олы рәхмәтен белдереп Бабшановлар гаиләсе иҗтимагый палата әгъзалары өчен татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Уразованың репертуарыннан «Балаларым» дигән җырны башкардылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836