#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төп хәзинә - балалар

последние и лучшие новости искусства в мире

31-13Вагай районы, Юрмы авылында яшәүче Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсенә 17 май көнне Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор балаларны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклап калуда һәм торгызуда күрсәткән хезмәтләре өчен «Ана даны» һәм «Ата батырлыгы» медальләрен тапшырды.

Гөлфия һәм Зинур Мөхәммәтрәхимовлар 28 ел инде кулга-кул тотынып гомер итәләр. Бу еллар эчендә алар биш бала үстергәннәр, аларны мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасында тәрбиялиләр.

Зинур һәм Гөлфия 1993 елда Юрмыда танышканнар, ә бер елдан инде туй үткәргәннәр. Алар әле дә ул вакытларны елмаеп искә алалар. Тәкъдим ясаганнан соң, мөселман традициясе буенча яшьләрнең әти-әниләре очраша. Кәләшнең туганнары кызга шундый җаваплы адым турында әле уйларга иртәрәк булуын әйтеп карыйлар, ул вакытта Гөлфиягә 18 яшь була. Тик тыйнак, тыңлаучан кыз кинәт нык итеп кияүгә чыгарга уйлавын әйтә. Бу ике гашыйкның әти-әнисенә ризалашырга туры килә. Кызлары Лилия туа, ә ике елдан соң Линар да дөньяга килә. «Без шулай фикер алыштык – кызыбыз һәм улыбыз бар, бик яхшы. Әмма вакыт узу белән аңладык һәм бердәм теләк белән балалар күбрәк булган саен яхшырак дигән фикергә килдек», – ди Гөлфия Чанкирәй кызы. Шулай итеп, тагын ике кыз – Гүзәл һәм Линара дөньяга аваз салалар. Ә 2012 елның 12 июнендә, Россия көнендә, аларның гаиләсендә тагын бер сабый, барлык өйдәгеләрнең яратканы - Илсаф туа. Ә хәзер аларның дүрт оныклары бар инде.

Бер яхшы сүз бар: «Балаларны тәрбияләргә тырышмагыз, алар барыбер сезгә охшаячак!» Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсе - моңа ачык мисал. Тормышларының һәр мизгелен яратучы кешеләрнең балаларында да шул ук мавыгулар. Ирле-хатынлы Юрмы мәдәният йортында эшлиләр алар, хатыны - директор, ә ир кеше - түгәрәк эшчәнлеге җитәкчесе. Ансамбльләр чыгышларын бергә әзерлиләр, бәйрәмнәр үткәрәләр, укучыларның ялын оештыралар, үз чараларында еш кына дуэт белән җырлыйлар.

Шул ук вакытта өй хуҗалыгын, бакчаны алып барырга өлгерәләр һәм башка мавыгуларга да вакыт табалар. Зинур Таштимир улы - аучы һәм балыкчы. Барлык балалары да үз авылларының иҗади тормышында катнашалар. Яхшы укудан тыш, спорт секцияләрендә дә актив шөгыльләнәләр. Әти-әниләре белән үз ишегалларында волейбол уйнарга яраталар.

Ата-аналар билгеләп үткәнчә, биш бала да характер буенча төрле. Әмма аларны тәрбиялелек, игелеклелек, кешеләргә карата ярдәмчеллек һәм ихтирамлылык кебек сыйфатлар берләштерә.

Өлкәннәр инде белем алган һәм эшлиләр. Лилия вокал белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хәзер тамашачылар аның Вагай мәдәният сараенда матур җырларын ишетә алалар. Ире һәм балалары белән Лилия Вагайда яши, әмма еш кына әти белән әнисе янына киләләр.

Линар Тубылның күппрофильле техникумында белем алып, ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып эшли. Ул гаиләсе белән туган авылында калырга карар кыла һәм әти-әнисе йорты янында үзенекен төзи. Гүзәл Шестовое урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый һәм Төмән мәдәният институтында укырга хыяллана.

Хәзер Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсендә ике укучы калган: Линара 8 сыйныфка күчкән, мәктәп программасы аңа җиңел бирелә, көндәлектә – гел “бишле”ләр генә. Кече уллары башлангыч мәктәптә укый, киләсе елда 4 сыйныфка барачак. Ул җирле мәчеткә йөри. Зинур Таштимир улы һәм Гөлфия Чанкирәй кызы мөселман традицияләрен һәм дин нигезләрен тирән хөрмәт итәләр, үз балаларына тапшыралар.

Аларның башка традицияләре дә бар. Алар бергәләп пешеренергә яраталар. Шуңа күрә бу гаиләдә кызлар бик яхшы хуҗабикәләр: торт та, тәмле пәрәмәчләр дә пешерә алалар. Ә һәр туган көнгә аларның зур һәм тату гаиләсе туган йортларына җыела.

Бу гаилә - чын мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге. «Ата батырлыгы» һәм «Ана даны» медальләрен ирле-хатынлы Мөхәммәтрәхимовлар үзләренең гаилә архивында саклаячаклар. Әмма аларның тормышында төп хәзинә - ул аларның балалары.

Юлия РАЙМБӘКОВА, Вагай авылы. Автор фотосы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836