#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Интернат тарихыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

17-9Мин 1964-1976 елларда Мөхәммәтулла абый Урамаев ялга киткәч, Тубылның 15нче мәктәбенең егетләр торагында тәрбияче булып эшләдем. Монда 10-11 сыйныфларда укырга Аромаш, Уват, Яркәү, Вагай, Дубровное, Тубыл районнарыннан сазлар эчендә урнашкан авыллардан белемгә зур теләкләре булган үсмерләр килделәр. Өй, хуҗалык хезмәтен белүләре белән таң калдырырлык тәрбияле балалар укыдылар. Аларның укуларын, яшәү кагыйдәләрен үтәүләрен, ашау-эчү өчен алып килгән акчаларын урынлы тотуларын, үзара ярдәмләшеп дус яшәүләрен тикшерү, киңәш бирү белән бергә булачак ил сакчылары, патриотлар тәрбияләү, физик яктан сәламәт булу өчен чаңгыда йөрү күнегүләрен карау мәҗбүри хезмәт булып саналды.

Шушы бурычларны үземә йөкләдем. Гади генә торак советы төзедек. 1941-1945 елларда сугышта катнашкан шәхесләр белән еш очрашулар эзсез калмады. Соңыннан армия сафларында хезмәт итүчеләр интернат режимын үтәүдә өйрәнгән тәртипләр алга таба да ярдәм иткәнен белдереп, хатлар җибәрделәр.

Укучыларның берсе турында язам. Ватанны саклауда бер аягын калдырып кайткан Камал Хәнәфи улы Әхмәтов белән Алимәнең гаиләсендә 6 малай үсә. Камал сугышка кадәр алган белеме белән мәктәптә математиканы укыта. Соңгы көненә кадәр Торбы 8 еллык мәктәбендә директор вазифасын үти. Бу гаиләдә үскән балаларның (икесе вафат) һәркайсы һөнәрле булып, эшкә аяк басалар. Читтә пенсиягә кадәр хезмәт итеп, Торбыга кайтып төпләнәләр. Камал белән Алимә балаларының бәхетле, мул тормыш кичерүләрен күрми дөньядан китәләр. Уллары Әхтәм хәрби хезмәт юлын сайлады. Ул 1951 елны Күкрәндедә туган. 1966-1968 елларда Тубылның 15нче мәктәбендә, 1968-1971 елларда Тула артиллерия училищесында укый. 1992 елда майор дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен тәмамлый, Тубылда төпләнә. Тубыл кызы Суфия белән 1971 елда гаилә коралар. Кызлары һәм уллары туа. Уллары Маратның әнисез калган ике кызларын тәрбияләргә булышалар. Суфия 54 яшендә генә вафат була.

Фоторәсемдә 15нче мәктәпнең интернатында яшәгән егетләр төшкән.

15нче мәктәп бакчасында
Гөрләп яшелчәләр үстердек.

Буш вакытта кызлар белән бергә
Татар җырын җырлап, футбол уйнап,
Танцыларда кичләр уздырдык.
Бакчада үстергән кәбестәләр,
Гөл чәчәкләренең исләре...
Кайда барсам калмый бергә йөрер,
Моңлы татар җыры, хисләре.
Ничә еллар торагында яшәп,
Үзебез ашлар пешереп ашадык.
Без, егетләр, төрле авыллардан килеп,
Бертуганнар булып яшәдек.
Вакыт җиткәч рәхмәт мәктәп диеп,
Без таралдык төрле якларга.
Илгә тугрылыклы хезмәт итеп,
Ышанычыгызны акларга.
Киләчәгем Себер салкынында булды,
Мәктәп биргән акыллы киңәшләр
Сеңеп калган бугай йөрәктә.
Ата-ана биргән тәрбия
Юлдаш булды авыр хезмәттә.
Белем, акыл биргән укытучылар,
Барыгыз да минем исемдә.
Кайда барсам, анда бергә йөри
Дәртләр, көчләр биреп эшемдә.
Юбилейга килдем мәктәбемә,
Күрәм аның алга атлавын.
Тырыш укытучылар хезмәт итә,
Җиңеп кризислар катлавын.
Дуслар белән күреп шатланабыз,
Матурланган мәктәп бинасы.
Һичшиксез рәхмәт әйтергә була,
Бик тырыш мәктәп хуҗасы.

Рәйханә АЛИМОВА. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836