#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аларның гомерләре тауларда өзелде

последние и лучшие новости искусства в мире

52-9Быел җәй ахырында Исәт районының Югары Егәнле мәктәбендә Чечен сугышында һәлак булган якташларыбыз Юрий Фомин һәм Ринат Рәхмәтуллин хөрмәтенә мемориал такта ачылды.

Юра белән Ринат бала чакларыннан дус булдылар. Икесе дә гади авыл балалары, аралашып, хезмәт сөеп үстеләр.

Юра – гаиләдә өч баланың уртанчысы, спорт белән шөгыльләнә, мәктәптән район ярышларына йөри. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайтып гаиләсенә булышу турында хыяллана. Әнисе Нурия Таштимер кызы улын Чечняга җибәргәннәрен аның дустыннан белә.

Грозный шәһәрендә блокпостта, безнең техниканың колоннасын каплауда хәрби заданиене үтәгәндә, Юра һәлак була һәм хәбәрсез югала. Соңыннан Ю.Фоминның гәүдәсен табалар һәм башка билгесез солдатлар белән Ростов бункерына урнаштыралар. Анда ул биш ярым ел ята һәм сугышчыларның барысын Ногинск шәһәренең Богородск зиратында җирлиләр.

2001 елның 5 августында Юраның гәүдәсен туган авылына алып кайталар. Ул 1994 елның 6 январенда үлгән була.

Ринат Рәхмәтуллин хәрби булырга хыяллана. Свердловск өлкәсендә хәрби хезмәтне үтәгәндә, ул командованиенең контракт буенча калу тәкъдименнән баш тарта. Туганнарының сөйләве буенча, соңыннан ул калмаганы өчен бик үкенә. Ринат якын дустының үлемен авыр кичерә. 2002 елның язында ул Чечняга контракт буенча китәргә карар кыла. Бертуган апалары Фәйрүзә һәм Фәүзия: “Без Ринаттан, тауларга китәбез, тиздән өйгә, дип хат алдык. Соңыннан телевизорда “Хәбәрләр” тапшыруында безнең егетләрнең фугаста шартлаганнарын хәбәр иттеләр. Бик курыктык, алай да бу хәбәр дөрес булмас дип өметләндек. Бу хәбәрдән соң Ринаттан хат алдык, кызганычка каршы ул элекке язган хаты булган икән... Аңа нибары 26 яшь кенә иде”, - дип күз яшьләре аша кызларының сөйләгәннәренә әтисе Алмат Әхсән улы һәм әнисе Майкамал Дилмөхәммәт кызы кушылдылар.

- Бүген без шушы мәктәп укучылары Юрий һәм Ринатны искә алабыз. Аларның батырлыклары үсеп килүче яңа буынга үрнәк булып торачак, без алар белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте авылдашларына Югары Егәнле авылы башлыгы А.Зиганшин.

Район башлыгы Н.Теньковский батырларның туганнарына, ата-аналарына шундый егетләр үстергәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде һәм әниләре алдында баш иде.

Мемориал такта алдына чәчәкләр куйдылар, егетләрне искә алып бер минут тын тордылар.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836