Декабрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районы, Ахман авылында булып йөрәгем әрнеде. Күргәннәрем мине гаҗәпләндерде: үз вакытында Ахманда клуб, китапханә, медпункт, мәктәп, хәтта кечкенә кибете дә бар иде. Халык тормыш болай дәвам итәчәк дип ышанып яшәде. Кызганычка каршы, барысы да юкка чыкты. Мәктәп урынында - җимерелгән йорт. Китапханә авылның икенче очында, хуҗасыз. Кибет тирәсен үлән баскан, ә Ахманка елгасы зур сазлыкка охшап калган. Дөрес, халык өчен атнага бер тапкыр булса да икмәк, колбаса һәм башка кирәкле әйберләрне китереп торалар.
Ахманлылар хезмәт сөючән, авыл язмышы өчен бик борчылалар. Элекке педагог Гөлнур Хәйруллина үз авылының тарихын, сугыш елларында һәлак булган күп кенә хөрмәтле һәм атаклы кешеләрне белә.
Равилә ГАФУРОВА
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)