#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балачак истәлекләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Бала чакта без 1 Май көнен зарыгып көтә идек. Чөнки ул көнне безгә, балаларга, йомырка бәйрәме була иде. Иртүк торуга, түгәрәк өстәлебез уртасында буялган йомыркалар белән тулы зур калай табак булды. Әнием таңнан торып йомыркаларны суган кабыгында буяп, аларны өстәлгә куйганнан соң, тәмле бәйрәм ашлары пешереп, күтәренке күңел белән безнең йокыдан уянуыбызны көтте. Энем, сеңлем, мин өйдә йомырка «сугышытырып», җиңелүебезгә ярым үпкәләшергә дә өлгереп, әмма күтәренке кәефебезне югалтмый, кичтән әни әзерләп куйган матур киемнәребезне киеп, калган йомыркалар белән “коралланышып” Күкрәнде авылы клубы янына бәйрәмгә йөгерәбез. Яшьтәшләребез белән туйганчы йомыркаларыбыз белән “көч сынашып алгач”, клуб хезмәткәрләре көче белән оештырылган төрле татар милли уенлы ярыш-бәйгеләрдә актив катнашып, бүләкләр отуга шатлыгыбызның чиге булмады.

“Йомырка сугыштыру” бәйрәме, ул борынгылардан килгән мәҗүсилек (язычество) вакытларыннан калган Цым йоласының бер күренеше. Ә йомырка – туачак яңа тормышны аңлата. Бәйрәм концертында авылыбызның оста биючеләре – Сәфәр бабай Ваһапов, Сәфәр бабай Байнашев, Рият абыйГарифханов себерчә төйдерү, “Моряк бию”ләре белән халыкның ихтирамына һәм зур алкышларына ия булалар иде. Маһирә апа Кәримованың русча-татарча үткен такмаклары дәррәү кул чапкан бар кешегә күңелле минутлар гына өстәделәр. Яшьләр башкаруында яңгыраган татар җырларын, авылның оста гармунчылары Алимчан абый Ибраһимов, Рият абый Гарифханов, скрипкачы Алимчан абзый Әйтбаковның чыгышларын хәйран калып тыңладылар һәм талант ияләренә юлланган алкышлары озак туктамады. Күңел биреп бердәмлектә оештырылган бәйрәм күренешләре һәрвакыт тәртипле һәм бик кызыклы үтә иде. “Ирмәк” беткәч, бар халык тамаша белән канәгатьләнеп, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп күтәренке күңел белән төркем-төркем өйләренә кайталар. Бабаларыбыздан калган шундый йола күренешләре халыкны бердәмләштерә генә, яхшы омтылышларга юнәлтә һәм киләчәк буынга милли гореф-гадәтләребезне мирас итеп калдыра бара.

Алда рәхмәт сүзләре белән искә алган абый-апалар күптән инде бакыйга күчтеләр. Алар ташлаган таякны хәзер балалары, укучылары бер дә бирешмичә нык тоталар. Һәр ел, алдан килешеп куелганча, май бәйрәмнәре көннәрендә Әкрам, Әүхәт абый Ибраһимовлар, Зиннур һәм Илнур абый Байнашевлар, шулай ук зираттагы яткан якыннарын хөрмәтләп килгән авылдашлар, авыл белән күрешеп, яшьлек урамнарын кабат әйләнеп үтәргә сагынып кайталар. Саваплы олы эштән соң элеккечә авыл клубы алдында төрле күңелле бәйгеләр уздырыла. Бар да элеккечә шикелле, бар да әйбәт, тик кайчандыр балкып торган авыл клубының күңелле мәҗлестән читтә җимерек хәлдә торуы гына күңелне борчый.

Зәкия СӘИТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836