Июнь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Июнь башында Тубыл районы, Лаемтамак авылы клуб җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиев һәм китапханә хезмәткәре Равия Аллагулова “Балачакка сәяхәт” дигән уен программасын үткәрделәр.
Бу балаларны халыкара яклау көне генә түгел, ә җиргә тынычлык, яктылык, җылылык сирпи торган көн дә. Бу якты бәйрәмне каршылау өчен матур итеп киенгән, көләч йөзле, шат күңелле, мөлаем нәни балалар клубка шыгрым тулы җыелдылар. Мәктәп бусагасында җәйге лагерь группалары эшли башлау белән балаларның һәр группасы үз атаманнары белән килгән.
Бәйрәм барышында балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап актив катнаштылар. Эльдар Давалев, Рәзил Мәмәтгалиев, Альфрет Назыйров, Эмилия Бәширова, Самира Халикова һәм башкалар кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап биеп тә алдылар, табышмакларга җаваплар әйтеп тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулар рәтендә Шаһинур апа Маметгалиева тарафыннан әзерләнгән “Дөрес һәм ялгыш” уены җавапларын тиз генә табып, балалар декларациясе белән дә танышып өлгерделәр. Менә шундый тапкыр балаларга Тубыл шәһәренең мәдәният өлкәсеннән призга бүләкләр дә җибәрелгән иде. Бу бәйрәм балаларга бер яктан күңел ачу, шатлык китерү чарасы булса, икенче яктан нәниләрнең һәрьяклы үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч булып тора. Балаларның тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыруда, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә зур роль уйный. Болар барысы да балаларны бер-берсенә тагын да якынайта, дуслаштыра дияргә була.
Һәр бала өчен илебез күге аяз, балалар бәхетле булсыннар. Һәр таң куанычлы, шатлыклы көннәр алып килсен. Сау-сәламәт, инсафлы, акыллы балалар булып үссеннәр. Әти-әниләренә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, имин тормыш теләп калам.
Шаһинур МӘМӘТГАЛИЕВА,
Тубыл районы, Лаемтамак авылы.