#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Башкортостан артистлары Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

29 март көнне Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараеның концертлар залында узган “Курай... Музыка, рождённая ветром...” концертына Төмән районының Талмы, Шыкча, Явызбы авылларының актив җәмәгать эшлеклеләрен махсус автобус белән алып бардылар. Башкорт халык көйләренә килсәк, нинди моңлы! Уен-кораллар арасында курай бер ямь өстәп тора. Башкорт кураеның тарихы турында, аның ничек һәм нәрсәдән ясалуын да сөйләп бирделәр, беренче булып уйнаучыларны искә алып, зур исемнәр яулаган курайчыларны да әйтеп киттеләр.

Һәрбер яңгыраган көй-җырга халык дәррәү килеп аягүрә басып алкышларды. Хәрмәтле башкорт артистларына Шыкча авылы хакимият башлыгы Рәис Әминов һәм авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга иҗади уңышлар һәм Төмәнгә еш килеп, яңа көй-моңнары белән безне шатландырып торуларын телибез. Шулай ук концертны  оештыручылар - Рәис Әминовка, Рәшит Алеевка, автобус биргән  мәктәп директоры Гөлнара Кәримовага, шофёрыбыз Фәрит  Давлетшинга барыбыздан да зур рәхмәт. Бер күрешү - үзе бер гомер дигәндәй, курай моңнарын да тыңладык, сыйныфташлар белән дә очраштык, дус-туганнар белән күрештек. Барыбыз да рәхәтләнеп ял итеп кайттык.

Гөлсинә КОЛЧАКОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836