#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бердәм халык

последние и лучшие новости искусства в мире

Киндерледән 10 чакрым ераклыкта Кыткүл авылы урнашкан. Бу якларда яшәвемә быел 55 ел тула, менә шушы еллар эчендә шул авылда яшәүче халыкның үзара бердәм, тату булуларына инандым, бер-берен хурлап, сатып, юк-барны сөйләп йөргәннәрен ишетеп карамадым. Югыйсә, киленнәрне дә читтән алып кайталар, күрәсең, алар да үзләренә охшап киләләр. Балалары да Киндерле мәктәбендә укыганнарында бер-берсе өчен, руслар әйтмешли, “за горой” торалар иде. Күбесенең балалары югары уку йортларын тәмамлап дәрәҗәле урыннарда хезмәт итәләр, ә ата-аналарының балалары белән мактанып йөргәннәрен ишетмәдем, мактанырлык урыннары булса да. Мәрхүм отставкадагы офицер, хәрби очучы, подполковник Зөфәр Вахитов, мәсәлән, авыл кешеләре өчен атнага ике тапкыр рейслы автобусның халыкны кереп алуын, җыелган чүпләрне җыеп алып китүләрне һәм башкасын оештырып, тәртипкә салып калдырды.

Авырып киткән әбиләрне шифаханәгә илтте, Киндерлегә әбиләрне җомга намазларына, Гает, Корбан ашларына йөртте, урыны җәннәттә булсын. Отставкадагы офицерлар, подполковниклар – Касыйм Бикчәнтаев белән Вилдан Кәримов авыл кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын архивлардан эзләнеп, үз көчләре белән китап бастырдылар. Алар берләшеп, мәңгелек йортны – зиратны да тимер баганалар белән әйләндереп алдылар. Сугышта һәлак булганнарга һәйкәл дә куйдырдылар.

Быел мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуында агалы-энеле Әнвәр һәм Касыйм Бикчәнтаевларның кулларына роза чәчәкләре бәйләме тотып керүләрен күреп, күпләр гаҗәпләнделәр, чөнки Касыйм да, Әнвәр дә Киндерле мәктәбендә берәр ел гына укыганнар. Шундый белдекле, кешелекле, кече күңелле, акыллы балалар тәрбияләүче ата-аналарына зур рәхәт. Вафат булганнарының урыннары җәннәттә булсын, ә исәннәренә Аллаһы сәламәтлек биреп, бәхетле яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836