#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Беркайчан да тап төшермәбез сезнең горур исемгә”

последние и лучшие новости искусства в мире

5-319 январьда Исәт урта мәктәбендә тантаналы рәвештә “Рәхимгәрәй Ильяс улы Алимбаевны искә алу көне” уздырылды. 2018нче елның 12 январенда Рәхимгәрәй Ильяс улына 90 яшь тулган булыр иде. Искә алырга җыелганнар арасында иң якыннары – бала- оныклары, дуслары, хезмәттәшләре һәм кунаклар булдылар. Һәрберсе дә үзләренең күңелләрендәге җылы хисләре белән уртаклашып, Рәхимгәрәй Ильяс улының нинди киң, ачык күңелле, хезмәт сөючән кеше булганы турында сөйләделәр. Рәхимгәрәй Ильяс улы күп балалы крестьян гаиләсендә туа.

Сугыш чоры балаларының балачаклары бик кыска була дигәндәй, аның да хезмәт юлы бик иртә башлана. Бөек Ватан сугышы башлануга ул җидеелык Исәт мәктәбен тәмамлый. Белем алу теләге бик зур була, ләкин сугыш башланып китә. Әтиләрен фронтка озаталар, Рәхимгәрәй гаилә башлыгы урынына кала, әнисенең бердәнбер ярдәмчесе була. Исәт авылында почтальон, аннары “Урал” колхозында хисапчы булып эшли. Сугыштан соң үзенең изге теләгенә ирешеп, 1946-1948нче елларда Тубыл татар укытучылар училищесында укый. Укытучылык хезмәте сигезеллык Исәт мәктәбендә башлана, арифметика һәм немец телен укыта. 1953нче елны читтән торып Төмән дәүләт укытучылар институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1961нче елдан башлап 1988нче елга кадәр тарих укытучысы булып эшли. Ул 26 ел буена мәктәп җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. Укыту, балалар тәрбияләү белән беррәттән, укучыларны да үзе мавыккан фотосурәткә, кинога төшерү шөгыле белән кызыксындыра. Сакланган фотосурәтләрендә, кино тасмаларында мәктәп, авылның көндәлек тормышындагы иң мөһим эшләр мәңгеләштерелгән. Алар безгә шул чор тормышының үзенчәлекләрен тоярга, күрергә, белергә ярдәм итә. Рәхимгәрәй Ильяс улы 52 ел гомерен үзенең яраткан укытучылык хезмәтенә багышлый. Ул дистәләгән грамота, Рәхмәт хатлары, Хезмәт медале белән бүләкләнгән. 1978нче елда “Мәгариф отличнигы” исеме бирелә. Хезмәтен сөеп, бөтен күңеле белән бирелеп эшләгәнлектән, энергиясе ташып торган кеше буларак, лаеклы ялга вакыты җитсә дә мәктәп белән аерыласы килми. Ул яңа мәктәп бинасында музей оештыруны үзенә бурыч итеп куя. Музейда безнең бабаларыбызның элекке тормышы чагылыш таба һәм авылдашларыбызның бай тарихы саклана. Югарыда әйтелгәннәрнең нәтиҗәсе буларак, Рәхимгәрәй Ильяс улының 2000нче елда басылып чыккан “Записки о становлении и развитии народного образования в деревне Яр” җыентыгы дөнья күрде. Авыл тарихы, мәктәп тарихы өчен бу бетмәс-төкәнмәс бай мирас. Кеше өчен иң зур байлык - халык рәхмәте. Авылдашларының хөрмәте, укытучыларның рәхмәте буларак 2003нче елда гомуми Исәт урта мәктәбенә Рәхимгәрәй Ильяс улы Алимбаев исеме бирелә. Олысына да, кечесенә дә яхшы, акыллы сүз белән ярдәм иткән, балалар күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр кеше буларак ул бүген дә балаларының, укучыларның, хезмәттәшләренең күңел түрендә.

Венера МИНГАЗОВА, Исәт урта мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы, Ялутор районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836