#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Искиткеч әбиләр-2017” бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

13-8Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Искиткеч әбиләр-2017” бәйгесе уздырылды. Башка елларда “Супер әби” бәйгесе дип аталса да, быел да шул ук, тик аз гына исеме үзгәртелгән һәм җиңүчеләргә урыннар билгеләнмәде. Бәйгедә катнашкан 13 әби 13 номинация буенча бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Номинацияләр: “Иң ягымлы әби”, “Иң сәләтле әби”, “Иң игелекле әби”, “Иң кызыклы әби”, “Иң тапкыр әби”, “Иң уңган әби”, “Иң кайгыртучан әби”, “Иң тыйнак әби”, “Иң мәрхәмәтле әби”, “Иң дәртле әби”, “Иң гүзәл әби”, “Иң шаян әби”, “Оныкларга бай әби”.

Үткән еллардагы “Супер әби”гә әбиләрне бәйгегә җыясы үзәк хезмәткәрләренә бик авырга чыга иде. Быел урыннар билгеләнмәгәнгәме, катнашучылар саны күп булды. Алар Хәсирә Юмашева (Турай авылы), Рәчига Садыйкова (Муллаш), Нәкыя Таһирова (Төмән), Мәрьям Әскәрова (Яркәү районы, Кала авылы), Гөлсифа Нигъмәтуллина (Аромаш районы, Яңавыл), Хәлилә Бохардинова (Аромаш районы, Үткәрмә авылы), Гөлнара Калиева (Төмән), Ания Алтынгузина (Турай), Зәкинә Хәсәнова (Муллаш), Фәридә Хәсәнова (Муллаш), Римма Галиева (Вагай районы, Бигәтен авылы), Гөлсинә Атыкова (Талымхан), Зөлфирә Бариева (Каскара).

Бәйгенең максаты: өлкәннәрнең дәрәҗәсен күтәрү, яңа буынны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм татар халкының милли ашларын, гореф-гадәтләрен күрсәтү, шулай ук туган телгә игътибар бирү.

Язның кояшлы көннәрендә, әбиләребез гөлбакчаның төрле-төрле чәчәкләрен хәтерләттеләр.  Күпкырлы сәләтле, уңган, матур әбиләребез һәрбер номинациядә үз урыннарын таптылар.

Бәйгенең беренче “Күңел һәрвакыт яшь” биремендә катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, фоторәсемнәр, видеоматериаллар экраннан күрсәтелде.

 “Күңелле балачакны саклаучылар” биремендә әбиләр үзләре белән сәхнәгә оныкларын алып чыктылар. Туган телдә искитмәле матур шигырьләр, җырлар, биюләр булды. Гаиләдәге берничә буын традицияләре сәхнәләштерелде.

Өченче бирем: “Әбиемнең тәмле ашлары”. Монда инде татар әбиләренә җитүче юк. Алар берсеннән-берсе остарак. Нинди тәмле-тәмле милли ашлар пешереп китергәннәр, афәрин!

Хәзерге әбиләрне «әбиләр» дип әйтергә дә тел бармый. Алар барысы да шундый матурлар, яшьләр, сәхнәдә дөбердәтеп бииләр, җырлыйлар, кайберләре гармунда уйнап, шигырьләр сөйләделәр. Бу әбиләргә карап, милләтебез өчен күңелләрдә горурлык хисе уяна. Алар бала-оныкларын тәрбияләү серләрен дә ачтылар.

Жюри әгъзалары: татарларның күренекле шәхесе, җәмәгать эшлеклесе Рифкать Насыйбуллин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов һәм мин - “Яңарыш” хезмәткәре.

Бәйгедәге күп номинацияләр жюри өчен дә яхшы булды. Чөнки беренче, икенче урыннарны билгеләве һәрвакыт авыр.

Унөч катнашучыга да беренче урынны биреп булмый. Алар арасыннан иң-иңне сайлап алырга туры килә. Шулай да Ания Алтынгузинаны һәрьяклап иң-иңгә тәңгәл килүен жюри әгъзалары сәхнәдә әйтеп уздылар. Ул иң күп оныклы әби (6 оныгы бар) һәм оныклары сәхнәдә татар телдә шигырьләр сөйләп тә тамашачыны таң калдырдылар һәм аңа “Тамашачылар мәхәббәтен яулау призы” тапшырылды. Ф.Хәкимов күңеленә хуш килгән әби - Гөлсифа Нигъмәтуллинага концертка ике урынлы билет бүләк итте.

Бәйгедә катнашучыларга Түбән Тәүде районының “Молоко” җитештерү компаниясеннән сөт продукцияләре һәм Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгеннән дипломнар тапшырылды.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836