#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көчле рухлы ямбайлылар

последние и лучшие новости искусства в мире

52-8Ямбай хакимиятендә инвалидлар оешмасы бар. Алар ел әйләнәсендә актив эш башкаралар. Җитәкчеләре Вәлия Курманова белән бергәләшеп төрле чаралар оештыралар, район, өлкә күләмендәге бәйгеләрдә еш катнашалар.

Ел башыннан календарь, дини бәйрәмнәрне бергәләшеп билгеләп үтәргә тырышалар. Кышны озату, “Алтын көз” кебек чаралар да читтә калмыйлар. Әле кул эшләре, аш-су әзерләү, йорт тирәсенең матурлыгы буенча бәйгеләр дә үтә. Башка авылларга концертлар белән дә, төрле җирләргә экскурсияләргә дә баралар.

“Малцын” ансамбле белән Талымхан авылына Мәүлет бәйрәменә барганнар. Илнара Рамазанова җитәкчелегендә оештырылган бик матур кичәдә катнашканнар. Анда Талымхан музыка мәктәбенең “Шаян” балалар төркеме һәм 5 яшьлек кечкенә сабый Кәрим Николаевның чыгышларын яратканнар. Бәйрәм бик матур азан тавышы белән ачылган. Дамир хәзрәт Шәйхелисламов Коръән укыгач, Мөхәммәд пәйгәмбәребезнең с.г.в. кыскача тормыш юлы белән таныштырганнар, матур шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарылган. Ямбайлылар “Пәйгамбәр мөнәҗәте”, “Уйлану мөнәҗәте” әзерләп килгәннәр.

Әле менә 3 декабрьдә генә Ямбай мәдәният йортына рухлары белән көчле кешеләр инвалидлар көнен бәйрәм итәргә җыелалар. Бу - тормышның никадәр кадерле икәнлеген үз җилкәләрендә татыган, һәр көн өчен көрәшкән, күпне кичергән, авырлыклар алдында сынып төшмәгәннәр бәйрәме. Әле алар иҗатта, спортта, башка юнәлешләрдә гаҗәпләндерерлек уңышлар да яулыйлар, үсешкә ирешәләр. Бергә җыелышканда аларга бәйрәм рухы өстәүче спонсорларга бик тә рәхмәтле бу оешма кешеләре. Менә алар: ООО “Агротеховощ” (җитәкчесе Тимур Курманов), СПК “Ембаевское” (җитәкчесе Илдар Тляшев), муниципаль торак хуҗалыгы (директоры Елена Фәтхуллина). Бу киң күңелле кешеләр үсентеләр белән булышалар, бәйрәм-бәйгеләрдә бүләкләр бирәләр.

“Рәсига Алимбаева өлкә бәйгесендә сынлы сәнгать буенча җиңеп чыкты. “Алтын көз” район күләмендә оештырылган кичәдә Нурзидә Курманова миләш булып киенеп, шигырь укып 2 урын яулады. Саҗидә Петрова, Мәрхәбә Речапова, Рәсимә Фәйзуллина, Мәүлига Сафкина, Мөхәррәмә Шәрипова гел төрле чараларга аш-су әзерләүдә катнашалар. 52-6Өлкән яшьтә булсалар да, активлыкларына сокланырлык. Ренат Усманов, Камил Әхтәмов һәм Лариса Фәйзуллина төрле бәйгеләргә бик теләп баралар, җиңүгә ирешәләр. Безнең оешма әгъзалары “Манҗыл” ансамбленә йөриләр. Мөнәҗәтләр башкарабыз. Ансамбль белән быел Канчәбер авылына бардык, мәчеттә мөнәҗәтләребезне җырлап күрсәттек.

Әле Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. Киләсе елга зур хыялыбыз бар: бик тә Казаныбызны күрәсебез килә. Иң активларга ярты юл чыгымын түләргә булса да булышучы табылмасмы дип телибез”, - дип сөйләде Вәлия апа.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836