#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Күренергә вакыт җитте”

последние и лучшие новости искусства в мире

“Үлемсез полк” – халыкара иҗтимагый акция. Җиңү көнендә Россиядә һәм кайбер  чит илләрдә  уздырылучы зур масштаблы чара. Аның барышында катнашучылар колоннага тезелеп,  Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фоторәсемнәрен, транспарантлар тотып атлыйлар. Беренче тапкыр Төмәндә портретлар тотып 2007 елда чыгалар. Башлап җибәрүчесе - журналист Геннадий Иванов. Ул елда өч кенә кеше катнаша. Анда акциянең исеме “Җиңүчеләр парады” була. “Үлемсез полк” хәрәкәтенә 2011 елда Томск журналистлары: Сергей Лапенков, Сергей Колотовкин һәм Игорь Дмитриев нигез салдылар.

Без якташларыбыздан шушы акция турында  фикерләрен сорадык.

 Әдип Хәким улы Гарифханов, хезмәт ветераны, пенсионер:

- Безгә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбызның рәсемнәрен махсус рәвештә таякларга беркетеп ясап бирделәр. Мин Төмән районы, Шыкча авылы Җиңү парадына  Ләчек авылы егете – 1942 елның 12 январенда Волхов фронтында батырларча һәлак булган әтием - Хәким Мәһди улы Гарифхановның портретын тотып чыктым. Бу бик кирәк, мөһим акция. Сугышта катнашкан якыннарыбызның фоторәсемнәре еллар буе сандыкларда, чемоданнарда яттылар, аларга кеше күзенә күренергә вакыт җитте.

Әтиләр гаиләсеннән  яуга биш бертуган китә, берсе генә  кайта.

Алимчанның “үлгән кәгазе” турында интернеттан белдек. Подольск хәрби архивына эзләп берничә ел яздым. Ул Украинаның  Харьков өлкәсендә күмелгән икән.

Шакир Ленинград шәһәрендә вафат булган.

Хәлим 1943 елның 10 июнендә хәбәрсез югалган. Тормыш иптәше Тимербикә эзләтте, мондый  мәгълүмат Подольск шәһәреннән килде. Аппас  1946 елда әйләнеп кайтты. Күптән түгел интернеттан аның “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән булуын белдек.

Илнур Биктимер улы Абдуллин, юл төзүче:

 - Яркәү районы, Карбан егете, бүгенге көндә Төмәндә яшим. “Үлемсез полк” турында фикерем уңай. Бөек Ватан сугышының тәмамлануына ничә ел үтмәсен, әмма тарих белән  кызыксыну һич кимеми. Бабайларыбызның сугыш кырында, аннан соң яралардан үлүләрен без генә түгел, балаларыбызның балалары белергә тиеш. “Үлемсез полк” акциясе аша сугышта катнашучылар белән яшьләр арасында элемтә саклана. Димәк, буын саклана. Әби-бабайларыбыз ачлыкны, юклыкны кичергәннәр, ниләр генә күрмәгәннәр. Илебездә тынычлык, иминлек булсын өчен без шулай берләшергә тиеш, монда безнең көчебез.

Әниемнең бертуган абыйсы Мидхәт Варис улы Зарипов Яркәү районы, Бурбарда 1924 елны туган. Ленинград астында сугышкан, шунда һәлак булган.

Гөлнур Хиният кызы Абдуллина, пенсионер, бухгалтер:

- Яркәү районы, Бурбар авылында тудым, Төмәндә яшим. “Үлемсез полк” турында фикерем бик уңай. Былтыр Җиңү парадына мин дә чыктым. Минем әни яктан бабаем Кавый Гатиятуллин Шатан авылында 1927 елны туган. Әти яктан бабаем – Бурбар егете 1901 елда туган Мадияр Садыйков. Икесе дә сугышта катнашканнар. Кавый бабаем медбрат булган, 1943 елны Смоленск өлкәсе, Красненский районы, Клеменки авылында күмелгән. “Кара кәгазе” килгән. Мадияр бабаем танкчы булган, Берлингача җиткән. 9 майдан соң, танкны тапшырам, дип китә һәм хәбәрсез югала. Аны соңгы тапкыр шунда күрәләр. Хәзергәчә берни белмибез. Әбием – Хәлбигә Таук кызының бертуган абыйсы Хәритулла Адельшин  сугыштан ике аяксыз кайта. Контузия алган, йөз яшькәчә яшәде. Әбием сугыш елларында колхозның сарыкларын караган. Бер сарыгы да югалмаган, эте бик яхшы булган. Боларның барчасын без һәм балаларыбыз белергә тиеш.

Әсмабикә Әсмат кызы Мирхәйдәрова, пенсионер:

 - “Үлемсез полк” ны оештырулары бик яхшы. Ул  искә алу көне кебек. Яшь буынга патриотик тәрбия бирә. Киләчәк буын белән ветераннарның элемтәсе өзелмәячәк. Бабаем – Хазбулат Хәбибуллин, фоторәсеме сакланган, мин аны былтыр ясаттым. Кырынкүлдә Чик сакчылары паркында һәйкәлдә исеме язылган. “Хәтер” китабында исеме  бар. Туган авылым Кырынкүлдә сугышка китүчеләрнең 80%ы әйләнеп кайтмаган. Бабаем 1904 елда туган, 1941 елны фронтка  китә. Харьков астында сугыша, 1943 елны хәбәрсез югала. Аның турында хәзергәчә берни белмибез. Тыл ветераны  Мәбүрә әбием берүзе 4 баланы үстерә, 1974 елны дөнья куя. Олы апам Алия Сабирова  1924 елда туган. Сугыш елларны Омск шәһәрендә хәрби заводта танклар ясаганнар, ул токарь булган. 1929 елның әнием Әчипкамал да тыл хезмәтчәне.

Якташларыбыз белән сөйләшкәннән соң шунысы күренде: сугыш һәрбер гаиләгә кагылган.  Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең  һәркайсының тормышы – Россия тарихында тулы бер сәхифә, безнең бурычыбыз: шушы тарихны саклап калу, сугыш турында дөреслекне балаларыбызга, оныкларыбызга җиткезү. “Үлемсез полк” акциясе тере дәлил.

Бабаем Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтфәрит Мәннап улы Тилмөхәммәтов Яркәү районы, Карбан авылында 1911 елны дөньяга килгән. Фин сугышыннан башлап Берлингача җиткән. Юаш, аз сүзле, гаять кешелекле, гадел зат иде. Гомерендә берәр кешегә авыр сүз әйткәне булды микән? Ул сугыштан соң да ни рәхәт күргән? Сугыш ветераннарына ул заманнарда рәтле игътибар юк иде. Гаиләне туендыру өчен көнен-төнен эшләгәннәр. Горур булганнар, һич зарланмаганнар. 1984 елда Яркәү шифаханәсендә бабайның тез тиңентен бер аягын кистеләр. Җөе һич төзәлмәде, сугышта башы яраланганга күрә сызлады. Без, оныклары, картатау, дип килеп аны кочаклыйбыз, ул хәлсез булуына гарьләнеп елый. 1985 ел азагында яныбыздан мәңгелеккә китте. Кызганычка каршы,  фронтовиклар бармак белән исәпләрлек кенә  калдылар. Аларга исәнлек-саулык,озын гомер телибез. Барлык геройлар алдында башыбызны иябез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836