#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер һичкайчан сүнми

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең Хәтер мәйданында стендларның берсендә Абил Хәмит улы Бәширов (1925 елда туган) исеме бар. Ул 1945 елның январь аенда Польша шәһәрендә һәлак булган. Совет солдатларының каберләрен вәхшиләрчә мыскыллауларын ишетсәң, йөрәкләр әрни. Алар Польша җирен азат итү өчен үз гомерләрен бирәләр.

Абил Хәмит улы Яркәү районы, Югары Биктәр авылында туган. Биш яшендә туган йортыннан куылып, репрессиягә эләккән гаиләсе белән Яркәү районын аркылыга-буйга үтә. Ул йорт хәзер Тубыл районы, Байкалово авылында тора.

Яшүсмер Абил сугыш елларының беренче көннәрендә “Механик” заводында эшләгән, 1943 елда сугышка китә. Завод газетасында аның бердәнбер фоторәсеме сакланган.

Автоматчы Абил Бәширов, туган җирен һәм чит илләрне фашистлардан азат итеп, йөзләгән чакрымнар үтә.

Абилнең үлеме турында, иң беренче булып, абыйсы Әхтәм ишетә. Ул эштән кайткач, ял итәргә дип ятып тора. Шул арада Информбюро соңгы югалтулар турындагы мәгълүматларны тапшырганда, Абил Бәширов фамилиясен дә әйтәләр. Әхтәм яткан җиреннән атылып тора: “Эх, харап булган Абилкәм!” дип бик кайгыра. Бу хәбәрне ул Тын океанда хезмәт иткән Әсхәт энесенә дә белдерә.

Абил Хәмит улы, башка яшьтәшләре кебек, гаилә корып та өлгерми. Аның турындагы якты истәлекләрне племянницасы Наилә Әхтәм кызы Бәширова (Аппасова) күңел түрендә саклый.

Бәшировлар токымы бик мәрхәмәтле булган. Бабалары Бәшир бу якларда танылган кеше - аның үз пристане һәм пароходы булган. Ул пароходларны утын белән тәэмин иткән.

Бәшировлар гаиләсе баянчылар һәм осталар буларак таныш. Әтиләре Хәмит, уллары Әхтәм һәм Әсхәт баянда уйнаганда, кешеләр тик тора алмаганнар. Алар татар, сугыш җырларын башкарганнар, якташларының йөзләгән тальян һәм гармуннарын ремонтлаганнар.

Әсхәт баянда уйнау осталыгын Леонид Утёсов ансамблендә чарлый. Ул 10 ел диңгез флотында хезмәт итә. Кичләрен, иңбашына баянын асып, филармония, шәһәр бакчасына йөргән. Ул уйнаганда ял итүчеләр биергә яратканнар.

Кызганычка каршы, Әсхәт пенсия яшенә җитми вафат була.

Бәшировларның традицияләрен балалары дәвам итә: Лилия Бәширова – мәктәптә музыка хезмәткәре, Әсхәтнең кызы Мөнирә – училищеда музыка укытучысы.

Бәшировлар токымы үз гомерләрендә яхшылык кына чәчкәннәр, алар турында хәтер һичкайчан сүнмәс.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836