#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Котлыйбыз, горурланабыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

16-16Муллаш авылында яшәүче Сәхебҗамал апа Бабшановага 90 яшь тулды. Сәхебҗамал апаны котларга авыл картлары, туганнары, бала-оныклары, авылдашлары, авыл һәм Төмән районы хакимияте вәкилләре килделәр. Юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды.

Сәхебҗамал Бабшанова (Кызылбаева) 1930 елның 3 мартында Шыкча авылында Әминә һәм Абдулла Кызылбаевлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә аннан башка тагын 4 бала була. Аның балачак еллары авыр үтә. Сәхебҗамал апаның әтисе Абдулла Кызылбаев, мулла баласы буларак, 1930 нчы елларда раскулачивать ителә.

- 1931 елдан алып 1935 елга кадәр Төмәндә яшәгәнбез, мин ул вакыт бик кечкенә булганга, анда яшәгән елларны әнием Әминә сөйләгәннәрдән генә беләм. Яшәгән йортыбызны алып киткәч, әтием безне, ат арбасына утыртып, Төмән шәһәренә юл ала. Төмәндә без таныш–белешләрдә яшәгән булганбыз. Әтиебез Абдулла, мулла баласы булса да, укый да, яза да белми, ә бабабыз Зариф мулла ул вакыт инде үлгән була. Бәлки, шуның өчендер, 1935 елда безгә авылга кайтырга рөхсәт бирәләр. Без Төмәндә яшәгән елларда колхоз җитәкчеләре безнең өйдә балалар бакчасы оештыралар. Йортны безгә кире кайтарып биргәндә, аның инде мунчасы да, ат сарае да, хәтта өйне әйләндереп алган коймасы да булмый. Төмәннән кирегә әйләнеп кайткач, без байтак вакыт, өйгә керә алмыйча, ишек алдында утырдык. Аллага шөкер, авылыбызга кайттык, тормыш рәтләнә башлады дигәндә, Бөек Ватан сугышы башланды”, - дип ачынып сөйли Сәхебҗамал апа.

Сугыш башланганда Сәхебҗамал апа Кызылбаевага нибары 11 яшь була. Әтисе Абдулла Кызылбаев сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ә олы абыйсы Әбдерәүф Кызылбаев ул елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Ә инде 1943 елда Кызылбаевлар гаиләсенең соңгы ир-аты - абыйсы Әбделәхәт Кызылбаев та фронтка китә.

Сәхебҗамал апаның әтисе Абдулла да, олы абыйсы Әбдерәүф тә сугыш кырларында ятып калалар. Әминә апаның берүзенә өч кызны туйдырып, аларны аякка бастырырга кирәк була. Ул иртәдән таңга кадәр эштә: авыл советында мич яга, бүлмәләрне җыештыра, солдатларга посылкалар җыя, бөтен өч авылга бер булган радиоалгыч янында дежур тора. Ә Сәхебҗамал әнисенә булыша: сеңелләрен карый, йорт тирәсендә эшли, яшьтәшләре белән колхоз кырларында чүп утый, башак җыя.

Абыйсы Әбделәхәт сугыштан 1948 елда гына әйләнеп кайта. Ул Белоруссия җирләрендә сугыша, яраланып, озак вакыт госпитальдә ята. Шушы елларда Әсхәбчамал апаның бер сеңлесе Сәмига, кызамык белән каты авырып, үлеп китә. Әтисез балага уку эләкми. Сәхебҗамал апа Шыкча мәктәбен бетерә дә, колхозга эшкә керә. Ул һәрвакыт җитез, җиңел гәүдәле, шаян кыз була. Көндез колхоз эшендә, ә кичләрен – колхоз клубында. Ул авыл яшьләре белән бергә концертлар, спектакльләрдә катнаша. Шыкча яшьләре концертлар белән тирә-яктагы барлык авылларны әйләнеп чыгалар, хәтта Төмәндә дә чыгыш ясыйлар. Шундый бер концертта Сәхебҗамал апа Муллаш егете Абсамат абый Бабшанов белән таныша, бераздан кияүгә чыгып, Муллаш авылына күчеп китә.

Икәүләшеп колхозда эшлиләр, 4 бала: уллары Мансур, Шайнур, Газинур, кызлары Хәлидәне үстерәләр, аларга тәрбия, белем бирәләр. Кызганычка каршы, Сәхебҗамал апаның тормыш иптәше Абсамат абый бик иртә тормыш куя. Бераздан Сәхебҗамал апа ике улын: Шайнур белән Газинурны да югалта.

Хәзерге көндә ул лаеклы ялда, балаларына оныкларын тәрбияләшә.

Хәмдия КЫЗЫЛБАЕВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836