#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәп кишәрлегендәге “Авыл хуҗалыгы”

последние и лучшие новости искусства в мире

47-102017 елның язында Муллаш урта мәктәбенең укытучылар коллективы, ата-аналар һәм укучылар “Ачык һавада яшел лабораторияләр” Төмән районы проектында катнаштылар. Проект кысаларында мәктәпнең тәҗрибә кишәрлегендә этно-мәдәни компонентлы “Авыл хуҗалыгы” барлыкка килде. Аның төп үзенчәлеге - яшелчәләр исеме татар һәм рус телләрендә языла. 2017-2018 уку елында 4 проект өстендә эш алып барылды. “Күңелле чуалчык” дип аталган төркемдә О.Гәрәева мәктәпкә хәтле яшьтәге (3-4 яшьлекләр) балалар белән матур чәчәкләр үстерделәр.

“Бикә-кәбестә” Л.Бикбаева 5-6 яшьлек балалар белән кәбестә үстереп, аның файдасы турында белделәр. Н.Габдрәхимова, З.Зөлбохарова, Л.Мәҗитова укучылар белән ике тикшеренү алып бардылар. 5-7 сыйныфлар белән алар бер түтәлгә чөгендер, ә икенчесенә чөгендерне торма, фасоль һәм салат белән бергә утыртып үстереп, үзе генә үскән чөгендер уңышлы була икән дигән нәтиҗә ясадылар. 8 сыйныф укучылары бәрәңгене төрләндереп - күзсез бүлбекләр, киселгән күзле бүлбекләр һәм бәрәңгенең әзер үсентесен утырттылар. Нәтиҗәдә, киселгән күзле бүлбекләр белән утыртылган бәрәңгеләр зур уңыш бирделәр. Август-октябрь дәвамында “Авыл хуҗалыгы”нда төрле форматта дәресләр алып барылды. Укучылар уңышларны җыеп ветеран-укытучыларга бүләк иттеләр.

Укучыларыбыз мәктәп бакчабыз турында менә нәрсә язалар.

Диана Ибәтуллина, 3 сыйныф укучысы:

- Безнең мәктәп бакчасы бик матур гөлләргә күмелеп утыра. Анда төрле агачлар үсә: миләш, сирень, нарат, карагай; төрле чәчәкләр: дәлия, кашкарыйлар, ирис, ромашкалар һ.б. Аерым урында яшелчәләр: бәрәңге, кишер, помидор, суган, чөгендер үстерәбез. Матур миләш агачлары бакчабызны ямьләндереп үсеп утыралар. Без мәктәп бакчабыз белән горурланабыз.

Эльдар Назметдинов, 3 сыйныф укучысы:

- Безнең мәктәп ишегалдында бакча бар. Анда күп яшелчәләр һәм чәчәкләр үсә. Җәй буена монда 5-11 сыйныф укучылары эшлиләр. Балалар яшелчәләргә су сибәләр, чүбен утыйлар. Мәктәп бакчасында кишер, чөгендер, суган күп була. Мәктәп бакчасына карап һәркем соклана.

Милена Ярмөхәммәтова, 3 сыйныф укучысы:

Безнең мәктәп бакчабыз зур түгел, ләкин бик матур. Анда каен, нарат, сәрви агачлары үсә. Яшелчә бакчасында кишер, чөгендер, кабак, бәрәңге, помидор, кәбестә, суган бик уңа. Һәр ел фасылында без бакчада эшлибез. Җәй айларында су сибәбез, җир йомшартабыз. Көз җиткәч, уңыш җыябыз. Кышын җимлекләр ясап, агачларга элеп, кошлар ашатабыз. Язын оялар ясап, сыерчыкларны каршы алабыз. Шуңа күрә, мәктәп бакчабыз гөлбакча булып утыра, аллы-гөлле чәчәкләр һәм кошларның матур сайраулары күңелләрне күтәрә.

Азат Назметдинов, 3 сыйныф укучысы:

- Мин Төмән районының иң матур авылларының берсе - Муллашта яшим. Безнең авылда зур мәктәп бар. Мәктәпнең үзенең бакчасы бар. Бакчада яшелчәләр (чөгендер, кәбестә, кишер, бәрәңге һ.б.), матур чәчәкләр һәм төрле агачлар үсә. Укытучылар укучылар белән яздан көзгә кадәр бакчада эшлиләр. Быел бакчабызда уңыш бик яхшы булды.

Илфат Хәлиуллин, 3 сыйныф укучысы:

- Яз җитү белән безнең мәктәп балалары бакчада эш башлыйлар. Егетләр җир казыйлар, су сибәләр. Кызлар помидор, кишер, кәбестә, суган орлыкларын утырталар. Җәен чүп утыйлар, бәрәңгене төплиләр. Көз җиткәч, уңышны җыеп алалар.

Эльмира Юсупова, 11 сыйныф укучысы:

- Мин Муллаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныфында укыйм. Безнең мәктәбебездә бакча бар. Яз килсә, без сыйныфташларым һәм укытучылар белән бакча утыртабыз. Җир казып, түтәлләр ясыйбыз. Түтәлләргә чәчәкләр, яшелчәләр утыртабыз. Җәйге айларда без бакчаны карыйбыз: чүбен утыйбыз, су сибәбез. Мәктәп бакчасында кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, кабак, чөгендер, помидор үсә. Көзге айларда яшелчәләрне җыябыз. Без быел бик тату эшләдек, шуңа күрә бакчабыз матур булды.

Эльнара Сабируллина, 11 сыйныф укучысы:

- Безнең мәктәп бакчасында ниләр генә үсми! Бакчабыз чәчәкләргә, яшелчәләргә һәм агачларга бай. Бакча төзү нияте күптән түгел генә уйлап табылган. Укытучылар укучылар белән бергә аның үсешенә зур көч керттеләр. Һәм хәзер без ел саен бакчабызны карап торабыз. Быел яшелчәдән анда чөгендер, кишер, борчак, бәрәңге, кәбестә, помидор һәм суган утыртылды. Дүрт ай дәвамында балалар җир казыйлар, орлыклар утырталар, су сибәләр, чүп утыйлар, түтәлләрне һәм бүлбекләрне ашлыйлар. Бакчада эксперимент ясап кайбер яшелчәләрне бергә утыртабыз. Чөгендер һәм бәрәңгене дүрт ай күзәтеп, яшелчәләрнең ничек яхшырак үсүләрен ачыкладык. Бу экспериментлар миңа ошый, үзебезгә бик зур тәҗрибә алабыз. Мин үзебезнең бакчабызда да яңалыклар кертергә теләп, быел борчак, көнбагыш һәм кукуруза утырттым. Моннан тыш бакчада кыяр, бәрәңге, чөгендер һәм кишер үсә. Борчак һәм көнбагыш матур үсеп чыктылар, ә кукуруза, кызганычка каршы, өлгермичә калды. Менә быел шундый уңышлы, матур көз булды.

Укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар проектларда бик актив катнаштылар. Көзге эшләрне бетереп, укучылар укытучылары белән яңа проектлар турында уйлый башладылар.

Азалия ГАБДРӘХИМОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836