#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Оясында ни күргән”…

последние и лучшие новости искусства в мире

Балаларының ел ашын үткәрергә үз йортына җыелган онык кызлары - Асия, Зилә, Гөлназ, Резидә, Динара Усмановалар нәфис гәүдәләренә сыланып торган озын күлмәктән, башларына йөзләрен генә ачык калдырган яулыкта кунакларны татар телендә ачык йөз белән каршы алып тордылар.

Барысының да гаиләсендә чын татар мохите – балаларын үз телләрендә сөйләшеп үстерәләр.

Иң олылары Рәүф белән Дания. Рәүф бөтен гомерен руль артында үткәрә, эшендә дәрәҗәсе зур, гел мактауда. “Липовый остров” җәмгыятендә агачтан матур итеп йорт, мунча салдылар, тавыклар, кәҗә асрыйлар. Буш вакытта кызлары булышалар. Дания аш-су остасы, ачык йөзле, кунакчыл. Кызларына югары белем бирделәр. Асия – рәссам-дизайнчы, Зилә – инженер.

Икенче уллары – Шамил күрше Казанлы авылыннан армиядән кайтканын көтеп алып, яраткан кызы Гөлнурга өйләнде. Диндар гаиләдә үскән кыз үз кызларына да зур йогынты ясый. Әтисе Хәмит хаҗи – күп еллар мәхәллә имамы, улы Вахит хаҗи да дини белем алган, Уразада әтисенә тәравих намазларын үткәрергә булыша.

Минзифа әбиләре дә бер вакытта да намазын, уразасын калдырмый иде. Кызлары Резидә, Гөлназ югары белем алгач, үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Әбиләре, әниләреннән тәмле милли ризыклар пешерүнең серен өйрәнеп үстеләр. Хәзер инде үзләре дә аш-су остасы булды.

Өченче уллары Исмәгыйль авиатехник белемен алып, эшен намус белән башкара. Хатыны Фәйрүзә тарих фәннәре кандидаты, милиция подполковнигы, хәзер лаеклы ялда булса да Мәскәү дәүләт һәм хокук институтының Төмән филиалында доцент вазифасын үти. Кызлары Динара, университетны тәмамлап, үз эшендә эшли. Ул бала чагында Урманбашта Гөлҗиһан әбисе янында була иде – татар телен камилләштерүдә әбисенең дә йогынтысы булгандыр.

Хәзер инде бишесе дә һич тартынмыйча үз телләрендә сөйләшәләр, милләтебезнең гореф-гадәтләрен үзләштерәләр, әле шәҗәрәләрен дә туплыйлар.

Алар бишесе дә рус мәктәбендә укып, югары белем дә алдылар. Татар телен камил белү аларга комачауламады, киресенчә, үзаңнарын үстерергә ярдәм итте.

Әйтер сүзем шул, “оясында ни күргән – очканда шуны күрә”, диелә мәкальдә, телне, мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне барлау өчен гаиләдә күп көч куелса, бала үскәч тә аны онытмый.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836