#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Озын булсын гомерләр

последние и лучшие новости искусства в мире

30-4Алты ел элек, Икенче Вагай авылы клубына, ветераннарны чакырып, 12 кешедән торган ансамбль оештырдык. “Иртеш моңнары” дигән исем куштык. Төрле үткәрелә торган чараларда, ярышларда катнашып, яшьлекнең ахыры, картлыкның башы дип әкрен генә яшәп барабыз. Кушылышып, барыбызга да матур күлмәкләр тектердек, алъяпкычлар да сатып алдык. Ансамблебездә арабызда өлкән яшьтә булуларына карамастан, ике апа катнаша: Мәрзия Хәсән кызы, Шәүхия Закир кызы. Без аларга зур рәхмәтле. Икесе дә оста җырчылар, ә Мәрзия апа дөбердәтеп оста биюче дә. Язмамны өлкән апаларның берсе – Мәрзия апага багышлыйм.

Мәрзия Хәсән кызы Хәйретдинова ел фасылының иң матур вакытында Вагай районы, Икенче Вагай авылында дөньяга аваз сала. Ул көннән соң, күпме еллар, күпме сулар актылар?! Ә серле тормыш йомгагы тәгәри дә тәгәри.

Менә инде Мәрзия апаның ишеген ачып, сорамыйча, картлык кереп куйган, ләкин аңа карап сокланырлык, ул әле дә япь-яшь күренә. Ул июль аенда 82 яшен тутыра. Гомеренең күп вакыты туган авылында үтә. Авыл егете Рифкать әкә белән кавышып, өйләнешеп, яңа тормыш башлап яшиләр. Бераздан Себернең төньягына эш эзләп чыгып китәләр.

Мегион шәһәрендә яшәп лаеклы ялга чыккач, туган якның тарту көче көчле булгангадыр, авылга әйләнеп кайталар. Икесе дә эш сөючән, бар яктан килгән пар, яңа йорт төзеп, яшәү тәмен тоеп, авыл тормышына ияреп яшиләр. Ишек алларын мал-туар, йорт хайваннары белән тутырып, бакча тулы бәрәңге утыртып матур гомер кичерәләр. Рифкать абый балыкчылык, ә Мәрзия апа бакча, йорт эшләренә күмелеп көннәрен үткәрә.

Шулай әкренләп, үзләренчә яши торгач, Рифкать әкә кинәт авырып, апаны калдырып, дөньядан иртәрәк китеп барды.

“Кеше китә, эзе кала”, - диләр. Рифкать әкәнең дәвамы булып балалары калды. Мәрзия апа 3 ир малай, 1 кызның хөрмәтле, кадерле әнисе, оныкларының кадерле нәнәсе. Балалары да хезмәт сөючән кешеләр булып үсеп җиттеләр. Ике улы һәм кызы үз тормышларын корып, әниләреннән читтә яшиләр.

Мәрзия апа өлкән яшьтә булуына карамастан, хәзерге көндә яңадан өй салып, бер-беренә терәк булып, улы Рисхәте хөрмәтендә яши. Рисхәтнең кулы бар нәрсәгә оста, ятышлы, авыл халкына да ярдәм итә.

Мәрзия апа эш сөючән, сабыр, киң күңелле, көләч йөзле, кунакчыл хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм киң күңелле әби. Авыл тормышында актив катнашып яши, оста биюче, “Төйдереп бию” конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булган апа.

Авыл, район конкурсларында катнашып, диплом, Рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнгән.

Мәрзия апаны туган көне белән котлап җан тынычлыгы, иман байлыгы, иң татлы бәхет мизгелләре телим.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836