Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән районы, Салаирка, Яңа Тарман авылларында, Талымхан мәдәният үзәгенең “Талымхан” һәм “Энҗе” (җитәкчесе Илнара Рамазанова) ансамбльләре “Яз килә елмаеп” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Җырчыларның башкарган халык һәм замана җырларын, Илнара белән Азалия Рамазановаларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр, өлкән яшьтәге абый–апалар яшермичә күз яшьләрен сөртеп утырдылар. 2 сәгать буена барган концертны халык тын алмыйча карады. Алып баручы Эльмира Садыйкова залдагы халыкның игътибарын бер мизгел дә читкә җибәрми, күңелсезләнергә ирек бирмәде.
“Әбипәләр” юмор мини театры чыгышын халык бик нык яратты. “Көлдердегез! Бик оста уйныйлар!” – дип калдылар. Хатын-кызлар көне алдыннан бу төбәкләрдә яшәүчеләр мәдәни программа һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен Талымхан артистларына рәхмәтләрен белдерделәр.
Раиф САБИРОВ, Төмән районы, Талымхан авылы.