Июнь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
12 июнь көнне Төмән шәһәренең Түре елгасының сул як һәм уң як ярларында Россия көненә багышланган бәйрәм узды. Әлеге зур масштаблы чараны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм федераль агентлыгы җитәкчелегендә өлкә милли берләшмәләренең координация советы оештырды. Төмәнлеләрне һәм шәһәр кунакларын бу көнне «Пароходчылык конторасы» мультиүзәге янында һәм Түре елгасының яңа төзекләндерелгән сул як ярында урнашкан өлкәдә яшәүче халыкларның 20гә якын милли “йорт”ларында хуҗалар ачык йөз, милли ашлар, җыр-биюләр белән каршы алдылар.
Елганың сул як ярында кунакларга татарлар, казахлар, үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар, чувашлар, чегәннәр, молдаваннар һәм азәрбайҗаннарның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек булды. Биредә оештыру, чараны алып бару эшләрен шәһәр татар мәдәният үзәге үз өстенә алып, югары дәрәҗәдә башкарды.
«Россия көне - илебезнең бай мәдәни һәм рухи мирасы белән бәйләнеш алучы, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланучы күпмилләтле Россия халкын берләштерә. «Дуслык әйлән-бәйлән»е һәм без үткәрә торган башка чаралар әлеге элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән һәм җәмгыятьтә Россия гражданлык тәңгәллеген, милләтара татулыкны формалаштыруга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов.
Мәйданчыкларда көнозын җыр-бию, алкышлау тавышлары өзелмәде. Теләүчеләр декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләрендә, мастер-классларда, шулай ук милли уеннарда катнаша алдылар. Төмән районы, Ямбай туган якны өйрәнү музее оештырган күргәзмәне дә бик кызыксынып карадылар. Мәйдан хуҗалары кунакларга «Бес асык», «Асык ату», «Тенге алу», «Яр су», «Өчле», «Яулык салыш» кебек милли уеннар уйнарга, милли биюләрне өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Тамашачылар “Дуслык әйлән-бәйлән”ендә бик теләп катнаштылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Бәйрәмнән күренеш.