#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сара апаны котлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әти Хәмзә Фәизов Байкалово районында эшли, без Байкаловога якын булган Арткавылда яши идек. Кайбер укытучылар  Байкаловога киләләр, бездә куна иделәр. Күкрәнде мәктәбе директоры Ваһап абый Әхмәтов та әтием белән якын дуслар булгач, безгә килә иде. «Алар икесе төннәр буе сөйләшеп утырып чыгалар», - дип әйтә иде әнием. Бер баласына Хәмзә дусның баласының исемен бирәм дип, Әдип дип исем дә кушкан. Ике Әдип күрешсәләр, “адаш” дип эндәшәләр иде. Шуннан Әдип дигән исем Күкрәнде якларында  барлыкка килгән.

Ваһап абый сәламәтлеге аркасында директорлык вазифасыннан чыга, безнең әтине Күкрәнде мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Мин 2-5 классларны анда укыдым. 1943 елны әтием үлгәч, әнием безне Тубылга, туган якларына алып кайтты. Мин Күкрәндене яхшы хәтерлим. Абыем Әдип Сара апа Ермышева, Риза абый Вәлитов белән бергә укыды. Сара апаның абыйсы Нариман абыйны, әниләрен дә беләм, ниндидер йомыш белән өйләренә дә кергәнем бар.

Еллар артыннан еллар үтте, педучилище тәмамлап укытучы булып эшләдек. Тубыл институтында татар теле бүлеге ачылды. Сара апа белән укырга кердек. Бер елдан институтны педагогикка әйләндерделәр. Ир укытучылар киттеләр. Без, хатын-кызлар, 4 ел укып чыктык. Институтта укыган елларда да Сара апа белән аралашып яшәдек. Ул сабыр холыклы, кешелекле апа иде. Риза абый белән икесе мине эзләп Индрәйгә дә килделәр.

Бу көннәрдә Сара апаның адресын табып, күрешәсе иде.

Сара апаның юбилеена мин бик шат, аңа исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәтсез тормыш теләп

Галия САГИТУЛЛИНА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836