Декабрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Гармония» хатын-кызлар клубы әгъзалары һәм Аслана китапханәсе укучылары «Солдатка җылылык тапшыру» акциясендә катнашалар.
Актив укучы Нурсания Бабшанова, хәтта, берцы да алып килде, ә хатын-кызлар солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйли.
Хөрмәтле укытучыбыз, туган якны өйрәнүче тарихчы, Ялутор районының мактаулы гражданины Рафаэль Магжанов да читтә калмады, кибеттән солдатлар өчен җылы оекбашлар сатып алды.
Ә яшь укучылар солдатларга рәхмәт сүзләре язылган хатлар язалар.
Китапханәнең барлык битараф булмаган укучыларына һәм авыл халкына аларның игелеге һәм шәфкате өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Асия ТӨЛКЕБАЕВА, Ялутор районы, Аслана авылы
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)