#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Суфияның уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

1-7Элек-электән халкыбыз үзенең хезмәт сөйгән, тырыш, талантлы, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланып яшәгән. Әле күптән түгел Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең «Себер нурлары» ансамбле җырчысы Суфия Казукованы гомер бәйрәме белән котладылар. Матур тавышлы җырчы күп еллар башка өлкәдә эшләсә дә, шәһәр күләмендә узган үзешчән сәнгать осталары бәйгеләрендә катнаша.

Үзе әле спортчы да, шахмат уенын яхшы үзләштергән, шахмат буенча башка регионнарда узган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый, медальләр белән бүләкләнә. Суфия Маннур кызы үзенең хезмәт һәм иҗат юлы турында: «Мин Меримы авылында тудым. Әти-әнием укытучылар иде. Алар безгә үрнәк булып яшәделәр. Бертуган апаларым белән Тубыл шәһәрендә укыдык. Аннары мин рыбтехникумда бухгалтер һөнәренә уңышлы укып, диплом алып чыктым. Яшь белгеч буларак, сайлаган һөнәрем буенча 6 ел банкта эшләдем. Аннары тәвәкәлләп «Сибур-Тобольск» оешмасына эшкә урнаштым. Монда яңа юнәлешне үзләштерергә туры килде. Дүрт цехның профлидеры идем. Спорт буенча юнәлешне җитәкләдем. Үзем шахмат буенча ярышларда катнаштым. Шахмат уены төптән уйларга, тәртипле, пунктуаль булырга өйрәтте. «Сибур-Тобольск» хезмәткәрләре төрле проектларда, иҗади бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Җырларга яратканга, шәһәр күләмендә узган һәр чарада катнашырга тырыштым. Лаеклы ялга чыкканнан бирле шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге каршында оешкан «Себер нурлары» ансамблендә җырлыйм. Милли, дини бәйрәмнәребездә, иҗади бәйгеләрдә, татар концертларында катнашабыз. Татар мәдәниятен, телебезне саклауда, үстерүдә без тырышып эшлибез, яңа җырлар өйрәнәбез», - дип сөйләде.

Суфия Маннур кызы күп мәртәбә «Сибур-Тобольск» оешмасыннан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тольятти шәһәрендә узган шахмат буенча турнирларда 4 мәртәбә катнашып медальләргә, Мактау грамоталарына лаек була.

Гаиләсендә уңган, өлгер Суфия Маннур кызы тормыш иптәше белән бер кыз һәм ул үстерәләр, икесенә дә югары белем бирәләр. Акыллы, шәфкатьле ана, оныкларының яраткан, сөйкемле әбиләре дә ул.

Һәрвакыт хәрәкәттә булган, бар җиргә дә өлгергән, тормыштан рәхәтлек табып яшәгән, асыл сыйфатларга ия булган якташыбыз кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килә, якыннарының, дусларының таянычы, киңәшчесе дә.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836