#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш елларын узган Заһирә әби

последние и лучшие новости искусства в мире

16-1896 яшенә җиткән Заһирә Сибгать кызы Басыйрова 1924 нче елның март аенда Тубыл районының Шөлген (Тачимовский) авылында туа. Бөек Ватан сугышы исеме бирелгән Заһирә Сибгать кызы 7 апрельдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль һәм 50 мең сум акча белән бүләкләнә. Сугыш елларында авыл халкының күргән михнәтләре турында ул күз яшьләре белән искә алды.

- Сугыш кырында булмасам да, авыл җирендә колхоз кырларында төрле авыр эш башкарырга туры килде. Хатын-кызлар утынын, печәнен әзерләдек, көне-төне эшләдек, ашаган ризыгыбыз үлән, кычыткан, туңган бәрәңге булды. Мин кече вакытымнан балык тоту ятьмәләрен бәйләргә өйрәндем. Безнең гаилә өчен тагын бер сынау - әниебез иртә үлеп китте, кечебезгә бер ярым яшь иде. Әтиебезне хезмәт армиясенә алдылар. Әти-әни назын күрми үскән буын кешеләре без. Авылда ачлык, өстебезгә кияргә кием юк. Авылда кешеләр үлә башлады. Минем кулымда кечкенә ике бертуганым калды. Тубыл шәһәрендә әниемнең бертуган сеңлесе яшәгәнен белеп, балалар белән шәһәргә китәргә уйладым. Пушнаш авыл советы идарәсеннән миңа балалар белән шәһәргә барырга ярдәм иттеләр. Апабыз үзе 2 бала белән кеше йортында яшәсә дә, безгә ярдәм итте. Әтиебез кайтмады, вафат булган хәбәрен алдык. Мин шәһәрдә төзелеш эшләрендә төрле хезмәт башкардым. Аннары Сузгунда балык эшкәртү заводына эшкә урнаштым. Вакыт уза барды, тормышка чыктым. Беренче иптәшем иртә үлеп китте. Яхшы кеше иде. Улым белән калдым. Ул гаилә корып өлгерсә дә, балам кызларын ятим калдырып, минем йөрәгемне тирән кайгыга салып, фаҗигале рәвештә үлде. Бүгенге көндә кече кызым белән яшим”, – дип сөйли Заһирә әби.

1950 нче елдан лаеклы ялга чыкканчы ул балык эшкәртү заводында эшли. Сузгунда яшәгән елларын сагынып: ”Эш урынымнан миңа фатир бирделәр. Йорт алдындагы бакчабызда яшелчә, бәрәңге утырта идем. Күршеләрем татарлар иде. Алар белән җылы мөнәсәбәттә, кайгы-шатлыкларны уртаклашып яшәгән еллар онытылмый. Милли ризыклар пешереп бер-беребезгә кунакка керә идек. Бүген дә Маһинур Тимербулатова, кызы Инга кереп хәлемне белеп торалар. Көтмәгәндә гаиләмә кайгы килгәндә дә ташламадылар. Улымның 4 кызы да тәртипле булдылар, укып чыктылар. Хәзер минем 10 оныгым, 12 нәбәрәм бар. Мин бай әби, кызларыма да, оныкларыма да рәхмәтлемен. Оныкларым кунакка киләләр, шалтыраталар, хәлемне сорашалар”, - дип сөйләде ветеран әби.

Халкыбызның чиккән михнәтләре, сынаулары, күргән-кичергәннәре, батыр-түземле булып Җиңү көнен якынайтуга керткән тырышлыклары турында хатирәләрен тыңлап сокланабыз. Бу буын кешеләре сугыш ветераны исеменә лаеклар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836