#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Телне пелү – оллы пәгыт”

последние и лучшие новости искусства в мире

9-17Күптән түгел Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Телне пелү - оллы пәгыт” дип аталган иҗат кичәсе үтте. Оештыручылары – Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге, Төмән өлкәсе себер татарларының һәм “Себер татарлар” Төмән шәһәре милли-мәдәни автономияләре. Чарага җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрәнең каләмдәшләре, иҗатын яратучылар, укучылары, дуслары, туганнары җыелдылар. Залның нәкъ уртасында Галия Төхвәтулла кызының бастырылган 14 китабыннан күргәзмә төзелгән. Очрашуны үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева алып барды.

Ул кыскача якташларыбызны Галия апаның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырды.

– Миңа шигърият дөньясына юлламаны “Яңарыш” газетасын оештыручы, беренче мөхәррире Азат Сәгыйтов бирде. “Өметле күренәсез, Галия апа, языгыз!” – диде Азат Гыйззәт улы. Этәргеч бирүче икенче кеше: Якуб Зәнкиев. “Булатның дәвамы бар икән, яз, Галия!” – диде Якуб Камали улы. Өченче илһам биреп торучы, ярдәмчем – тормыш иптәшем Рисмөхәммәт. Аларга зур рәхмәт. Бүгенге көндә 16нчы китабым компьютерда ята. Аллаһы боерса, тагын ике китап бастырырмын дип өмет итәм. Мин Себернең нәкъ уртасыннан чыккан. Себер татарлары телендә сөйләшәбез, язылуын беләбез. Бу телдә язу авыр, күп язмыйм, тырышам, әдәби татар телендә язам. Җаным тели, шуның өчен шигырьләр язам. Беренче китабым “Гафу итәрсезме, чәчәкләр?” дип атала. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев Тубыл шәһәре хакимияте башлыгы булганда акча бирде. Азат Гыйззәт улы һәм “Яңарыш” кызлары бастырдылар, - дип сөйләде Галия Төхвәтулла кызы.

Өлкә татар Конгрессының мәдәният бүлеге җитәкчесе Вәлимә Ташкалова Галия апага Конгрессның башкарма директоры Ринат Насыйров кул куйган Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме тапшырды. Мәскәүдә бастырылган китаплар - антологияләр турында сөйләде. Аларның берсендә Галия апаның балаларга язган шигырьләре бастырылган.

Себер татарларының беренче шагыйре Булат Сөләймановны искә алу хөрмәтеннән бер минут тын тору булды.

- Балаларыбызның телләре каткан, туган телдә яхшы сөйләшә белмиләр. Галия апа һәр шигырендә тел турында чаң суга. Рәхмәт, без сезгә һәрчак булышырбыз, - дип сөйләде Россиянең журналистлар союзы әгъзасы Сәгыйть Сагитов.

Өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова автономия исеменнән Галия апага Рәхмәт хаты тапшырды. Төмән өлкә китапханәсе белгече Гөлнур Әхмәтова белән икесе шагыйрәгә йомшак одеял да бүләк иттеләр. “Бездә ятим бала юк” хәйрия фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова моңлы тавышы белән “Халкыма теләкләрем” исемле үзе язган җырны җырлады. Галия апаны ихлас күңелдән Ямбай музее директоры Венера Латыйпова, татар хәрәкәте активистлары - Роза Яхина, Әнәс Гаитов, шагыйрәнең иҗатын яратучылар, укучылары һәм башкалар котладылар.

Җирле шагыйрә Клара Кучковская җитәкчелегендә яңа оешкан “Әмәл” уен кораллары ансамбле Төркиядә яшәүче себер татарлары җырын оста башкарды. Виртуоз Әбүзәр Миннебаев курайда татар көйләрен уйнады.

Себер татарлары шагыйрьләре иҗаты буенча “Себерем” исемле шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. “Себер татарлар” Төмән шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе, Төмән шәһәре Думасы депутаты Динар Абукин, Вәлимә Ташкалова, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев жюрины тәшкил иттеләр. Бәйгедә Хәлил Вагайлы, Әнәс Гаитов, Клара Кучковская, Галия Абайдуллина, Динара Попова һәм мәктәп укучылары катнаштылар. Аларның һәрберсенә диплом һәм бүләкләр бирелде. Балаларны конкурска үзәк хезмәткәре Гөлфара Гарипова әзерләгән.

- Оештыручыларга, мине хөрмәт итеп килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Киләсе елларга да шулай очрашырга язсын, дөньялар тыныч торсын, - дип кичәне йомгаклады Галия Төхвәтулла кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836