Декабрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
23 нче ноябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә мобилизацияләнүчеләргә багышлап теләү ашы үткәрелде һәм гуманитар ярдәм җыелды. Бу изге эшне шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов белән бердәмлектә оештырдылар.
Коръән ашында хәрби бурычларын үтәргә киткән якташларыбызга иминлекләр теләп Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе Казыят идарәсе рәисе Ибраһим хәзрәт Сухов бүгенге җиңел вакыт булмаганын истә тотып, диндә һәм тормышыбыздагы мөһим кагыйдәләрне искә алды: «Нинди генә сынаулар булмасын, без туган илебезгә, ата-аналарыбызга тугры булырга тиешбез. Шуны онытмаска кирәк: беркем белми кайчан һәм кайда үләсен. Сугыш кырларында булган ир-егетләребез туган якларына, гаиләләренә исән-имин кайтып җитсеннәр», - дип дога кылды.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле ярдәм итү акциясендә катнашкан, уртак эштән читтә калмаган шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитин, Эдуард Мәхмүтов бу чараны да оештыруда ярдәм күрсәткәннәр. Аларга Айсылу Юнысова рәхмәтләрен белдерде. Шәһәр күләмендә узган «Солдатка җылылык бирегез» проектының авторы Алла Ларионова, «Наследие» иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, ветеран укытучылар - Сөнгатулла Бекенин, Рәшидә Бакиева чыгыш ясадылар. Табын артында утыручыларның сорауларына шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин җавап биреп, Вилдан Якупов, Айсылу Юнысова һәм вәкилләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Айсылу ханым Юнысова рәхмәтләрен ярдәмчеләренә, имам–хатыйб Ришат хәзрәт Юнусовка, «Ак калфак» әгъзалары Людмила һәм Хәмит Кәримовларга, Равилә Фазыйловага, Фәния Мелибаевага, Нәсимә Кормановага, себер татар мәдәният үзәгендә эшләүче кызларга һәм чарага килүче һәр кешегә юллады. Авыр чакта кеше сынала, дип әйтүләре бик дөрес. Тубыллыларны өлешчә мобилизацияләү кысаларында үткәрелгән чаралар берләштерде. Туган шәһәрләреннән еракта бурычларын намус белән үтәгән солдатларга ихлас күңел белән җыйган ярдәмебез күңелләрен күтәрсен, догаларыбызны Аллаһы кабул итсен. Битараф булмаган шәһәр халкы да әйберләр китергәннәр, алардан да: «Ир-егетләребез туган якларына, гаиләләренә исән-имин кайтсыннар!» - дигән теләкләр яңгырады.
Римма УМИТБАЕВА