#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилейлы туган көн

последние и лучшие новости искусства в мире

3-91942 нче елда 28 декабрь көнне Яркәү районы, Калым авылында Наилә исемле кыз дөньяга килә. Ул бик матур булып үсә. Мәктәпне тәмамлау белән Наилә апа колхозда сыер сава, ә аннары Төмәнгә килә. Ул төньяктагы буровой оешмасына пешекче кирәк дигән белдерү укый һәм шунда китеп, 4 ел пешекче эшләп, Төмәнгә кайта.

Наилә апаның абыйсы Винзили поселогында яши, ул аны үзенә чакыра. Шулай итеп Наилә апа Винзилига килә һәм хастаханәгә пешекче булып эшкә керә. Ике ел эшләгәч, балалар бүлегенә сестра-хозяйка булып күчә, биредә ул 20 ел эшли.

2000 нче елда лаеклы ялга чыга, әмма тагын 5 ел эшли. Тырышып эшләгәне өчен ул күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Наилә апа 3 бала әнисе: 2 малай, 1 кыз үстерә, 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Ул безнең «Дуслык» клубы әгъзасы да. Клубыбызга 2023 елның январь аенда 10 ел тула.

2013 елда Акъяр авылында район Сабан туенда Наилә апа йон эрләү буенча мастер-класс уздырды. Күп кеше кызыксынып, аның белән фоторәсемгә төштеләр, йон эрләү һөнәренә өйрәнделәр.

Без Җиңү көненә багышлап, чаралар үткәрдек. Сугыш каһарманнарыбызны кунакка чакыра идек. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен бик зурлап әзерлибез. Поселогыбызда нинди бәйрәмнәр үтә, без барысында да катнашабыз. Хәзер инде Наилә апаның сәламәтлеге какшаган, без аны кунак итеп кенә чакырабыз. Бу көннәрдә без, «Дуслык» клубы әгъзалары һәм ветераннар советы, Наилә апа Хәмитованы 80 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Ул безне бик шатланып каршы алды. Аңа чәчәкләр, бүләкләр, юбилей медале тапшырдык. Шулай ук әниләрен котларга бала-оныклары да җыелган иде.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Төмән районы, Винзили поселогы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836