#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укучыларыбыз соравы буенча 24 нче санда кабат бастырылып чыккан Якуб Зәнкиевның тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар

последние и лучшие новости искусства в мире

1. Якуб Зәнкиев кайчан һәм кайда туган?

Якуб Камали улы Зәнкиев Ангара елгасы буенда урнашкан Өркет (Иркутск) каласында1917 елның 6 апрелендә дөньяга килгән.

2. Әтисе һәм әнисе кемнәр булганнар? Язучының гаиләсе турында нәрсәләр беләсез?

«Минем Зәнки бабам һәм әтием Камали (Камалетдин) Иртеш елгасы буенда урнашкан Хуҗайлан авылында туып-үскән бохаралы сартлар булганнар. Әнием хәзерге Татарстанның Нурлат районындагы Әрә авылыннан, Вәлит мәзин кызы укымышлы Зәкирәбану булган. Тормыш юлымны мин үземә терәк булып торырлык юлдашым -хатыным Рәшидә Галеева-Зәнкиева белән бергә үттем. Без аның белән 7 бала үстердек», - дип яза Якуб абый.

3.Педагогик белемне нинди уку йортларында алган?

«1935 елда Тубыл педтехникумын бетердем. 1938 елда Төмән укытучылар институтының физика-математика факультетына кердем һәм аны 1940 елда тәмамладым».

4. Хезмәт эшчәнлеген кем булып һәм кайчан башлый?

«1935 елда, Тубыл педтехникумын бетергәч, Сәет авылы мәктәбендә физика-математика фәнен укыттым. Бер ел эшләгәч, янәшәдәге Күкрәнде җидееллык мәктәбенә күчерделәр. Анда эшләгәндә белемемнең әле бик сай икәнен аңлап, 1938 елда Төмән укытучылар институтының физика-математика факультетына укырга кердем һәм аны 1940 елда тәмамладым, Төмәндәге 3 нче номерлы мәктәпкә эшкә урнаштым».

5. Иң яхшы дустының исеме ничек булган?

Солтан Алиш улы Садыйков.

6. Кайда һәм нинди гаскәрләрдә армия хезмәте башлана?

«1940-1941 уку елын тәмамлагач, армиягә алалар. Безне эвакуацияләнгән 98 номерлы сугыш кораллары эшли торган заводны куе урман арасында урнаштырырга калдыралар».

7. Фронт юллары кайларда үтә һәм кая тәмамлана?

«Төмәндә 10-ИПТАБр (истребительно-противотанковая бригада) оештырылуны ишетеп, үзем теләп фронтка китәргә гариза бирдем һәм 1942 елның маенда радист, телефонист, разведчик булып фронтка киттем. Воронеж өчен барган каты сугышларда катнаштым.Курск өлкәсендә сугышкан чагыбызда, мине Идел буендагы Энгельс шәһәренә эвакуацияләнгән I нче Ленинград артиллерия училищесына укырга җибәрделәр (1943).

Аны кыскартылган программа буенча 11 айда тәмамлап, кече лейтенант исеме белән үзебезнең бригадабызга кире кайтардылар. Ул бригада составында Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итү сугышларында булдым. Сугышны Прага шәһәрендә тәмамладым. Сугыш беткәч, Совет армиясе составында 1946 елның октябренә кадәр армия сафында тоттылар. Дунай елгасы буендагы Австрия җирендә хезмәт иттем».

8. Хәрби хезмәтеннән соң кайсы мәктәпкә җибәрелә?

«Төмәнгә кайткач, Ялутор районы, Аслана авылындагы урта мәктәпкә физика-математика фәннәрен укытырга юллама алдым. Өч айдан соң мәктәпнең завучы итеп билгеләндем, бер елдан соң мәктәп директоры булдым. Асланада барлыгы дүрт ел эшләдем».

9. Нинди мәктәпләрдә директор булып эшли?

Ялутор районы Аслана авылындагы урта мәктәптә директор булып эшли.

1950-1975 елларда Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбе директоры.

1952-1955 елларда Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.

10. Педагогика өлкәсендә хезмәт казанышларын атагыз?

«Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

11. Нинди әсәрләре сезгә билгеле?

«Иртеш таңнары», «Зори Иртыша» (рус телендә), «Ялкында өтелгән мәхәббәт», «Любовь, объятая пламенем» (рус телендә).

12. Балалар өчен хикәяләр җыентыгы ничек атала?

«Кайчыколак».

13.Балалар өчен хикәяләр җыентыгына язучының нинди әсәрләре кергән?

«Кайчыколак», «Кылый күз», «Кан кардәшләр», «Аккошлы күл», «Актырнак», «Ана йөрәге».

14.Балалар җыентыгына «Иртеш таңнары» дилогиясеннән язучының тормыш иптәше Рәшидә Зәнкиеваның нинди әсәрен (инсценировка) керттеләр?

«Үги ана» әсәре.

15. Татарстан язучыларының кайсысы Я.Зәнкиевне укытучы турында роман язу хыялын гамәлгә ашыруда илһамландыра һәм киңәшләре белән булыша?

Аяз Гыйләҗев.

16.Роман-дилогия өчен нинди бүләккә лаек була?

Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә (2002) лаек була.

17. «Иртеш таңнары» романының төп герое кем?

Мөхәммәт Уразаев, Тубыл-Иртеш ярларында яшәүче себер татарлары, себер халкы.

18. Романның төп героеның прототибы кем була?

Мөхәммәт Урамаев.

19. Романнарын кемнәр рус теленә тәрҗемә иткән?

«Иртеш таңнары» романының русчасы педагогия фәннәре кандидаты Нәфилә Сәйфуллина тарафыннан «Зори Иртыша» исеме белән, ә «Ялкында өтелгән мәхәббәт» әсәре «Любовь, объятая пламенем» исеме белән филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина тәрҗемәсендә дөнья күрде.

20. Тубыл районының кайсы авылында Я.Зәнкиев исемендәге музей бар?

Тубыл районының Хуҗайлан авылында.

21. «Иртеш таңнары» романында себер татарларының нинди легендалары китерелгән?

Әсәрләрендә язучы фольклорның төрле формаларын оста куллана. Себер җирлегендәге легендалар, җырлар, афоризмнар, мәкаль-әйтемнәр, йолалар белән бәйләп сурәтләнгән урыннар бик отышлы. «Иртеш таңнары» романында себер татарларының «Алтын мөгез утравы» легендасы китерелгән.

22. Төмән өлкәсендә Я.Зәнкиев исеме белән нинди истәлекле урыннар бар?

Я.Зәнкиев исеме белән истәлекле эшләр һәм урыннар:

* Иҗатына хөрмәт йөзеннән Д.Менделеев исемендәге Тубыл социаль–педагогия академиясендә һәр елны “Зәнкиев укулары” дигән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциясе уздырылып килә;

* Тубыл районы, Хуҗайлан авылы мәктәбенә Я.Зәнкиев исеме бирелә (1995);

* Тубыл шәһәре янында урнашкан Башкова авылындагы урамга Я.Зәнкиев исеме бирелгән;

* Тубыл шәһәренең, Тубыл районы Загваздино авыл җирлегенең шәрәфле ватандашы (1997).

23. Я.Зәнкиевның китабында себер татарларының нинди милли ашлары искә алынган?

Бавырсак, пәрәмәч, коймак, бәрәңгеле капшырма.

24. Язучының икенче романының исеме ничек аталган һәм нәрсәгә багышланган?

«Ялкында өтелгән мәхәббәт» (Төмән, 1999). Себер татарларының көнкүреше, укытучылар тормышы, дингә мөнәсәбәте, гореф-гадәтләре аеруча җанлы чагылыш тапкан.

Римма ШӘРИПОВА,
педагогик хезмәт ветераны. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836